Материалы

“Блокадалы икмәк” хәтер акциясе узды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-4Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысасында Ялутор районы, Калмаклар авылында беренчеләрдән булып «Блокадалы икмәк» дигән Хәтер акциясе узды. Бу көнне Аслана мәктәбе укучылары, укытучылар коллективы, Калмаклар авылы халкы һәм күпсанлы кунаклар Ленинградны блокададан азат итүдә катнашучы хөрмәтле аксакал Әбделхәй Мәүлет улы Бабшанов йорты янына җыелдылар. Әлеге чарага әзерләнеп тынгысыз җанлы авылдашлары Илмира Гарипова, Лариса Бакирова, Артур һәм Надя Алиевлар хәрби тематикага кар сыннары ясаганнар.

Монда легендар совет «Т-34» «танкы», теләсә кайсы минутта очып китәргә әзер самолет, дошманның теләсә нинди һөҗүмен чагылдырырга әзер «пулемет» һәм зур «пушка» басып тора. Блиндаж өстендә Җиңү флагы җилфердәде. Бөтен корылманың таҗы итеп - «Мәңгелек ут» булды. Җыелган халык Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә багышланган митингка тезелеп бастылар. Чара 76 ел элек Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү турында шатлыклы хәбәр игълан иткән Левитанның хөр тавышы белән башланды. Әлеге коточкыч вакыйгаларның шаһиты булган гади артиллерия солдаты Әбделхәй Бабшановны котларга район хакимият башлыгы Андрей Соломонович Гильгенберг үзе килде. Ул җыелган халыкны җылы сәламләп: “Бүген без монда илебез 27 январьда бәйрәм иткән мөһим дата – 1944 елда Нева шәһәрендәге блокаданы өзү көне һәм Бөек Җиңүнең якынлашып килүче юбилее уңаеннан җыелдык. Бу Җиңүнең безнең халыкка нинди юл белән ирешүен онытырга хакыбыз юк! - диде ул. Котлау сүзләре белән отставкадагы подполковник Илгиз Йолдыз улы Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Сөйләүчеләр ленинградлыларның тиңдәшсез батырлыклары, ныклык һәм каһарманлыклары, үз Ватаннарына тугрылык күрсәтеп, нинди югалтулар аша җиңеп чыгулары турында горурланып, шул ук вакытта кайгырып та сөйләделәр. Митингта блокада елларында һәлак булганнарның кайгылы саннары яңгырады, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Аннары Андрей Гильгенберг 98 яшьлек Әбделхәй Мәүлет улы Бабшановка якыннары алдында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Сугыш ветеранын «Бердәм Россия» партиясе исеменнән Григорий Моторин, Аслана авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова котладылар. «Умырзая» вокал төркеме җырчылары ветеранга музыкаль бүләк тапшырдылар. Әлеге чараның төп оештыручысы Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Без сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән, сугыштан соң илне җимереклектән күтәрергә туры килгән Әбделхәй бабай белән бер вакытта яшәвебез белән горурланабыз. Аның белән һәр очрашу - зур дәрәҗә һәм шатлык. Аңа батырлыгы, тормыш зирәклеге, җан җылысы өчен рәхмәт. Ил тынычлыгы өчен, шушы каһәрле сугышта үз гомерләрен биргәннәргә рәхмәт, алар хәтер һәм данга лаек, - дип сөйләде.

Митингтан соң күңелле хәрби уеннар, спорт ярышлары башланды: аркан тарту, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, «яралы»га беренче медицина ярдәмен күрсәтү, төз ату һәм башкалар. Шулай ук биредә кыр кухнясы эшләде, “Умырзая” ансамбле җырчылары һәркемне пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Соңыннан барлык катнашучылар да «блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясендә катнаштылар. Җиңү волонтерлары һәркемгә кара икмәк кисәкләре тараттылар.

Шул ук көнне район хакимият башлыгы тагын 12 ветеранга шундый ук бүләкләр тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума