Материалы

Бу дөньяга килгән кешенең китәр юлы да бар

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Олы Акъяр авылында яшәгән Әнүзә җиңгиебез Хәмитованы мәңгелек йортына озаттык.

Бар иде вакытлар, аларга масаеп-шатланып кунакка йөргән чакларыбыз. Ай белән кояштай булып Әхмәтгәрәй абыем белән каршы ала иделәр. Оста хуҗабикә тәмле ризыкларын пешереп, безне көтеп ала. Безгә ата-анабыздай тиешле нотык-киңәшләрен, бүләкләрен биреп озаталар иде.

Иртән китте дөньядан абый, җиңгием җилкәсенә генә төште балалар язмышы. Төрлесен кичергәндер, төрлесен күргәндер, сәламәтлеге дә какшады. Сәламәтлек бар чакта җиңгине ташламадык, барып йөрдек. Соңгы еллар гына йөрүләребез сирәгәйде. Гафу итәр инде, кадерлебез!

Җиңгием беркатлы, ихлас күңелле, туры сүзле иде. Иремнең туганнары дип аерып тормады.

Туганнарым Фәйрүзә, Фәрзәнә, Галия, Хәмит! Бер-берегезнең җитешкән-җитешмәгән якларын кичереп, аралашып, дус-тату, матур яшәгез. Гомерләр нинди озын булса да, бер мизгел кебек үтә дә китә икән. Яшисе килгән, тормышны яраткан кешегә һаман кыска булып тоела. Җиңгием гомерен телим барыгызга да.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума