Материалы

Булдыра алдык дип уйлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган ил, туган тел… Бу сүзләрне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш, әлеге кадерле сүзләрдә кардәшлек, Ватанга мәхәббәт хисләре чагыла. Тел яшәсә – без дә яшибез!

19 нчы октябрь көнне без - Тарман укытучылар коллективы Төмәнгә татарча диктант язарга бардык. Иртәнге ял көненә карамастан, илледән артык кеше җыелган иде. Диктант язарга Төмән дәүләт университеты китапханәсенең элекке Губернатор залын әзерләгәннәр.

Диктант башланганчы күптән күрмәгән танышлар белән очрашып, яңа дуслар белән танышып, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырдык. «Яңа сулыш» телетапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина интервьюлар алып китте.

Диктант, безнеңчә, бик кыен булмады, чөнки Хәнисә апа Алишина текстны аңлаешлы итеп укыды. Авыр язылышлы сүзләрне хәтта тактага язып та күрсәтте. Барыбыз да булдыра алдык дип уйлыйбыз.

Быел без беренче тапкыр бардык. Киләсе елга тагын барырга насыйп итсен. Баруыбызга бер дә үкенмәдек, позитив энергия алып кайттык. Киләчәктә дә тагын шундый чаралар булсын иде. Оештыручыларга бик зур рәхмәт белдерәбез.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре:

Алсу ИЛЬЧИБАКИЕВА, Эмпера ГАЛЕЕВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума