#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бурбар авылының язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Бурбар авылы Яркәү районының матур урынында урнашкан. Табигате бай, авыр елларда халыкка исән калырга ярдәм итте. Бурбарлылар Ватан сугышы алдыннан репрессия газапларын да кичерә, күп гаиләләр ятим калды.

Бөек Ватан сугышына Бурбардан Ватанны сакларга 200дән артык ир-ат китте, 105е яу кырында ятып калганнар. Дәүләтбаковлар, Сирачетдиновлар, Хәлидуллиннар, Фәизовлар гаиләләреннән 5әр бертуганнар туган авылларына әйләнеп кайтмадылар.

Халкы «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” девизы белән яшәде. Хатын-кызлар һәм балалар иген чәчтеләр, урак урдылар, сөрделәр, терлек өчен печән чаптылар, су басу белән көрәштеләр. Тубыл елгасы еш ярдан ташып чыгып, авылны су баса иде.

“Бурбар аша печәнгә барганда, танышларым янына кереп, кайнар су эчеп чыгам, кайтышлый тагын шулай эшлим. Күп балалы гаиләдә ашарларына башка бернәрсә дә юк”, - дип искә ала Раиса Пуртова.

Солдат Зәйнулла Мәүлекәев өенә кайтышлый, Бурбардагы туганнарына керә. Каршысына 6 яшьлек Хәлил Мөхәммәтов яланаяк йөгереп чыга. Зәйнулла жәлләп солдат итекләрен сала һәм малайга кидерә.

Хатын-кызлар урманга эшкә үләннәрдән пешерелгән көлчәләр (лепешка) алуларын искә төшерәләр. Ә төшке аш вакытына алар боз булып катып калалар. Хатын-кызлар һәм яшүсмерләр фронт өчен агач кисәләр, кул белән эшлиләр. Пычкыны өскә күтәреп эшләү аеруча авыр була. Туңган, ач, өсләренә кар сибелгән хатын-кызларның кайберләре: Абибә Хисәметдинова, Абилә Хәсәнова-Бикшанова, Мөнибә Дәүләтбәкова, Мәрфүзә Кәримова, Сатиха Шәрәфетдинова һәм башкалар. Эштән кайткач та, аларны өйдә балалар һәм меңләгән мәшәкатьләр көтә иде.

Сугыш инвалидлары Кәшәф Мөхәммәтов, Халидулла Дәүләтчин, тимерче Әгъзам Абдуллин, Хәлиулла Шәрипов ат кебек җиң сызганып эшләделәр. Шулай ук Әхмәтулла Нәбиев, Фәйзрахман Шәрәфетдинов, Хәмидулла Фәизов, Вәлиулла Вахитов, Әхмәтсалих Вахитов, Әмир һәм Зарифулла Нигмановлар, Чәхвәр Абайдуллин һ.б. колхозда төрле эшләр башкардылар.

Сугыштан соң районнарда хуҗалыкны торгызу өчен урман чыгару кирәк була. Бурбарда урман хуҗалыгы ачтылар. Начар юллардан ерак чакрымнарга урман эшенә йөрделәр. Урман хуҗалыгында берничә ел эшләүче сугыш ветераннары: Атулла Машарипов, Нурулла Машарипов, Чәхвәр Вәлитов, Хәнәфи Дәүләтчин, Әнвәр Нәбиев, Әбрар Нәбиев, Әхмәтулла Тимергалиев, Нуриәхмәт Уразаев, Хучиәхмәт Уразаев, Закир Шакиров, Арифулла Шамитов, Әнвәр Нигъмәтов, Әмир Бикшанов һәм башкалар. Бригадир Рифгать Шәмитов, Абайдулла Абайдуллин балык белән бөтен районны туендырганнар. Сугыштан яраланып кайткан Рәхимчан Әйтбаев да туган өендә бик аз яшәп кала, әсирлек аның гомерен кыскарта.

Ватанны саклаучылар сугыш турында сөйләргә яратмаганнар. Алар беркайчан да хәрби формаларын кимәделәр, бүләкләрен күрсәтмәделәр. Алар арасында “Кызыл Байрак”, ”Ватан сугышы” орденнарын, төрле дәрәҗәдәге медальләр алучылар да бар иде. Һәркайсы эштә үз вазифаларын тыныч кына үтәделәр. Янгын сүндерүче-офицер Рәхимҗан Абайдуллин әнә шундый иде. Янгын сүндерү коралы булмаса да, ул тәрбия эшен алып бара.

Сугыш кешенең шулкадәр үзәгенә үтә. Әле дә һәркем, сугыш кына булмасын, дип хыяллана.

Авылда инде сугыш ветераннары калмады, сугыш чоры балалары да кими бара. Бурбар халкы ата-бабаларыбызның традицияләрен һәм йолаларын саклый. Бөтен авыл белән мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда катнашалар, хәтем ашлары уздыралар. Биредә мәчет, китапханә, клуб эшли, урта мәктәп бар. Тик шунысы кызганыч, программадан туган телне алып ташлаганнар. Бу инде халык мәгарифенең хатасы.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836