#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бурычымны үтәдем

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин биш яшемнән (1943-1956 елларда) балалар йортында тәрбияләндем. 13 ел балалык, үткән яшүсмер елларым әле бүгенгедәй хәтеремдә.

50 нче татар балалар йортында директор Гөлсем Зәйнулла кызы Гайсина иде. Ул сугыш еллары һәм сугыштан соң ятим балаларның «анасы», без барыбыз да аңа Маша дип дәшә идек. Маша бик таләпчән, тәртипне каты тотты, чисталыкны яратты, һәрбер эшне төгәл, үз вакытында үтәүне таләп итә иде.

Мин пионер дружинасының рәисе булып 6 нчы сыйныфтан яратып башкардым, концертларда сәнгатьле шигырь сөйләү, акробатика, биюләрдә катнаштым, чәчәкләр, яшелчә бакчасында җаваплы булдым.

Ул елларда җиденче классны тәмамлаган балаларны ФЗУга яки һөнәри училищега укырга җибәрәләр иде. Маша миңа педучилищеда укырга тәкъдим итте. Ике ел училищеда уку елларында балалар йортында яшәп пионервожатыйны алыштырырга, тәрбиячеләрнең ярдәмчесе, кирәк булганда ялга чыккан техник эшчеләрнең эшен башкарырга туры килә иде. Миңа тапшырылган эшләрне төгәл, теләп, кыенсынмыйча үти идем. Характерым балалар йортында формалашкандыр.

Укытучылык һөнәренә, язмышыма юл ачучы тәрбиячеләремә, әлбәттә, Машага мин бик рәхмәтле.

38 ел педагогик хезмәтем белән беррәттән 34 ел җәмәгать эшләрен алып бардым: түләүсез 21 ел пионервожатый, 13 ел мәктәп профсоюз җитәкчесе. Әйе, җаваплы, күпкырлы җәмәгать эшләрендә тырыш хезмәтем белән тәрбиячеләрем, хөкүмәт алдында бурычымны үтәдем.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836