#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чәшкәләр үрчетүче Майкамал апа

последние и лучшие новости искусства в мире

37-51941 елның эссе һәм авыр август көннәрендә туган күп балалы ана, мактаулы хезмәт ветераны Майкамал Нигъмәтулла кызы Баязитова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сугыш башлану белән әтисе фронтка китеп, сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Шул сәбәпле, Майкамал апа әтисен фоторәсемнәр буенча гына хәтерли. Вагай районы, Баеш авылында узган балачагы авыр көнкүреш, җитешсезлек, ачлык-ялангачлык белән исендә калган.

Бары тормышка мәхәббәте, тырышлыгы, максатчанлыгы, эшчәнлеге белән генә ул булган барлык кыенлыкларны, сынауларны җиңеп чыга алды. Буй җиткәч, Майкамал апа үзенең гомерлек тормыш иптәшен очрата. Бераздан гаилә корып, биш егет һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Күп балалы ана үзен бик бәхетле хатын-кыз итеп хис итә, намус белән эшли, беркайчан да язмышына зарланмый.

1960 елда Баязитовлар гаиләсе Прииртышский авылына күченеп килә. Майкамал апа «Тобольский» җәнлек совхозына эшкә керә. Биредә ул үзенең урынын таба һәм 30 ел дәвамында чәшкәләр үрчетү эшен башкара. Майкамал Нигъмәтулла кызы гел алдынгылар рәтендә була. Әлбәттә, «гаилә подрядын» да исәпкә алмыйча ярамый. Чөнки уллары һәм кызы аның алыштыргысыз ярдәмчеләре булалар. Үз вазифасына зур җаваплылык белән караган хезмәтчәннең фотосурәте оешманың Мактау тактасыннан төшми. Хезмәт казанышлары өчен Майкамал Баязитова «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Күп балалы Баязитовлар үзләрен хезмәттә генә күрсәтмиләр, гаиләләре белән бергә авылның мәдәни һәм спорт тормышында да актив катнашалар. Алар Тубыл һәм Төмән шәһәрләрендә узган «Уйнагыз, гармуннар!” бөтенроссия бәйгеләрендә чыгыш ясыйлар. Майкамал Нигъмәтулла кызы җитәкчелегендә гаилә командасы күп еллар дәвамында, тату состав белән, «Россия чаңгы юллары» акциясендә катнаша.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Майкамал Нигъмәтулла кызының 14 оныгы һәм 2 нәбәрәсе бар.Юбиляр үзенең сиксән яшьлек юбилеен зур һәм тату гаиләсе даирәсендә каршылады. Менә шундый ул тормыш юлыннан лаеклы рәвештә атлаучы Майкамал Нигъмәтулла кызы. Юбилее белән котлап аңа бетмәс-төкәнмәс энергия, дәрт, сәламәтлек һәм бәхетле озын гомер телисе кала.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836