Материалы

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Тубылтора авылы искиткеч матур җирдә урнашкан. Авылда җирле себер татарлары яшиләр. Авылдашларыбыз рәхимле, ярдәмчел, игелекле кешеләр. Халкыбызның элек-электән килгән гореф-гадәтләре сакланып бара. Хәтем ашлары үткәрелеп тора, мөселман бәйрәмнәрендә, истәлекле көннәрендә халкыбыз актив катнаша.

Авылыбыз зур – проблемаларыбыз да зур. Берсе – авыл зиратын тимер профильләр белән читәнләргә киңәштек. Зират агач белән читәнле иде, искереп, череп җимерелеп тора, ел саен штакетникларны алыштырырга кирәк. Шул эшләрне башкарырга махсус төркем оештырдык. Сайландылар: Вахит Багишев – төркем җитәкчесе, әгъзалары – Якуб Зубаиров, Әүхәт Шәрипов, Равил Давлетов, Заирә Хәбибуллина, Рәсимә Багишева. Авылыбызның старостасы Әүкәт Шәрипов бергә җыелып, киңәшеп, күп эш башкаруда катнашалар. Спонсорлар табу вазифасын Вахит Багишевка тапшырдык. Ул – район, өлкә хакимиятләренә, “Бердәм Россия”гә мөрәҗәгать итте. Ләкин беркем дә әлегә ярдәм кулы сузмады. Тора-бара өлкә депутатларына – коммунистларга юл тоттык. Тамара Казанцева, Юрий Юхневич, Николай Полуянов безгә зур булышлык күрсәттеләр. Материал алу өчен авыл хакимиятенә акча күчерделәр.

Читәнгә тимер профильләр алу эшләрен башкарырга эшмәкәр, кул остасы, авыл егетебез Риват Дюжаков белән сөйләштек. Ул безнең үтенечне кире какмады. “Барлык эшне үтәп бирәм”, - диде. Зур җаваплылык белән күп эшләр эшләнде. Хәзерге көндә эшләр дәвам итә. Авылдашларыбыз да хәлләреннән килгән хәтле акча белән булыша. Иң зур өлешне авылдашыбыз Рәшит Багишев кертте. Ул күренекле алдынгы хирург, хәзерге көндә Яңа Уренгой шәһәрендә хезмәт итә. Рәшит Абит улы һәрвакыт ярдәм кулын сузып, яшь буынга үрнәк булып тора.

Зиратны су баса иде, анда сазлык җирләре бар. Канау каздырып, суны бушатырга туры килде. Ул эшне зур техника белән эшләргә кирәк иде. Техника белән авылдашыбыз эшмәкәр Мөхәррәм Садыйков булышты, техникада Сачит Багишев эшләде.

Без барлык авылдашларыбызга, өлкә депутатларына – коммунистларга, Рәшит Абит улына, Әүкәт Чәләлетдин улына, Закира Садретдин кызына, Риват Илдус улына, Асимә Нурмөхәммәт кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга озын гомер, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр телибез.

Рәсимә БАГИШЕВА, Тубыл районы, Тубылтора авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума