#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сугыш чоры балалары” дигән фотоальбом төзергә әзерләнәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

15-19Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре ихтирамга лаек булган турыдан-туры хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый, әмма тылда ачлык һәм газаплар кичереп, кулдан килгәнчә олыларга ярдәм итүче сугыш чоры балаларын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Хәзерге вакытта сугыш чоры балалары турында мәгълүмат җыю бара, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «сугыш балалары» дигән фотоальбом чыгарырга һәм адресатларга тапшырырга тырышырбыз. Бу юбилей фотоальбомында С.Киров исемендәге колхозның алдынгы тракторчысы - Зиннур Калбай улы Исхаковның язмышы да чагылыш табачак.

Зиннур Калбай улының балачагы авыр елларга туры килә, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 2 яшь була. Шул елларны искә алырга яратмый ул. Әнисе гел колхозда эшли, әтисе фронтта сугыша. «Геройлар безнең арада» патриотик акциясе барышында Зиннур абый 1911 елда туган әтисе Калбай Әйтмөхәммәт улы Исхаковның хәрби тормышындагы фаҗигале мизгелләрнең берсен искә төшереп: “Әтине 3 разведчик белән фашистлар яулаган авылга «тел» алып кайтырга җибәрәләр. Әмма немецлар засадасына эләгеп, аларны әсирлеккә төшерәләр. Төнлә, сакчы йоклап киткәч, әтием яшереп калган пычагы белән фашистны үтереп, кара сарайдан дусларын иреккә алып чыга. Ләкин урамда исерек немец солдатлары йөргән була. Әтием алардан качып, күпме чакрымнар үтә, үзебезнекеләргә канга батып, шуышып килеп җитә. Әмма монда үзебезнекеләрнең атуы астына эләгә һәм алга таба бара алмый. Яралы солдатка Мәскәү тирәсендә кар өстендә озак ятарга туры килә. Авыр хәлдә аны санитарлар табып, госпитальгә озаталар, ә анда аның аягын кисәләр. Әтием 1944 елда сугыштан инвалид булып кайтты”, – дип сөйләгән иде. «Ул чакта кемгә генә җиңел булган соң?!» – дип, сугыш чоры баласының тормыш юлы белән таныштырды.

Зиннур Калбай улына 5 сыйныф кына тәмамларга туры килә, чөнки гаиләсенә ярдәм итәргә кирәк була. Ул елларда урманда куян күп булып, ул дәрескә барган арада, аларга тозак кора. Бервакыт мәктәпкә килгәч, стена газетасы эленеп тора, анда активистлар аның ауга һәвәслегеннән көлеп язган булалар. Янәсе, ул укымый, тырышмый, белем кирәксенми. Малай бик гарьләнеп сумкасы белән стена газетасына суга да, атлап чыгып китә. Шуннан бирле ул мәктәпкә бүтән аяк басмый. Укытучылар өйләренә килеп үгетләп тә карыйлар, ләкин сүзендә нык тора. Зиннур калбай улына хезмәт юлын бик иртә башларга туры килә, кайвакыт икмәк кисәге яки бер тәлинкә аш өчен дә эшли. Яше җиткәч, ул 3 ел Байконур космодромыннан ерак түгел хезмәт итә. Аның хезмәте вакытында космоска беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова күтәрелә. Хезмәт иткәннән соң тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм лаеклы ялга чыкканчыга хәтле туган колхозында фидакарь хезмәт итә. Хәзерге вакытта Зиннур абый атына атланып балык тотарга йөри, печән әзерли. Кайчагында кулына гармунын алып, тын гына җырлап та ала. Аның 8 оныгы һәм 3 нәбәрәсе бар. Туган йортта алар бик еш очрашалар. Бүгенге көндә ветеранга 81 яшь, әйтүенчә, гомер бик тиз үтеп киткән. Әмма аның хәтере бары тик бәхетле, якты тормыш мизгелләрен генә саклый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836