Материалы

Дөреслек хәтере - хәтер хакыйкате

последние и лучшие новости искусства в мире

44-4Тубыл районы, Вәчир авыл китапханәсендә политик репрессия корбаннарына багышланган чара уздырылды. Чарага махсус кунаклар – тыл ветераны Кәбирә Мифтах кызы Барсукова, авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Шәрифулла кызы Азанова, социаль эшләр буенча белгеч Мөхәррәмә Нияз кызы Хисаметдинова, тарих укытучысы Әскәр Нияз улы Айдуллин һәм мәктәп китапханәчесе Вәгыйзә Тимерали кызы Айдуллина чакырылганнар иде. Килүчеләр башта “Дөреслек хәтере – хәтер хакыйкате” дип аталган күргәзмә белән таныштылар. Биредә әлеге авыр чорны чагылдырган төрле мәгълүмат чыганаклары һәм репрессияләнгән авылдашлары исемлеге бирелгән иде. Чара хәтер йомгагын сүтүдән башланды.

1937-1938нче елларда Кәбирә апага 9 яшь була, ләкин ул шомлы көннәр әле дә аның хәтерендә. Шул елларда Вәчир авылыннан 4 ир-атны кулга алып, Тубыл шәһәренә озаталар. Гәрәй Азисов (“Атып үтерелгәннәр” китабында Кәрим Азисов дип бирелә) колхоз рәисе була. Кышкы буранда 13 яшьлек ятим кыз туңып үлгәч, гаепле кеше табылмагач, колхоз рәисен хөкемгә тарталар. Ә Хафиз Уразовны җыелыш вакытында политик лидер портретын ялгыш кына тырнап алганы, Сабирҗан Хисаметдиновны кешенең казанын ватканы, Айзәт Азисовны ялгышып кешенең бер кибән печәнен алып кайтканы өчен төнлә килеп мәңгегә алып китәләр. Авылыбызның бай һәм укымышлы Сәйтүк Аллагулов турындагы риваять бүгенге көнгә хәтле саклана. Үзен кулак дип хөкем ителүдә авылдашын гаепләп, ул күл ярында Мөхәммәтъяр исемле кешене 12 яшьлек улы белән бергә атып үтерә дә, урманга кача. 3 ел эзләгәннән соң, аны 1937 елда тоталар. Кулга алынгач, патрон, ук, мылтык бирүчеләрне әйтә. Шуның өчен Ләңчедән барысы 37 кешене район үзәгенә алып китәләр. Алар арасында туганнары, хатынының якыннары була, хәтта урында яткан 82 яшьлек картны да чыгарып көймәгә салалар. Гөлфара Шәрифулла кызы атып үтерелгән Мөхәммәтъярның ике кызы исән калып, аларның берсе бүгенге көндә Тубылда, икенчесе Салехард шәһәрендә яшәүләрен, алар белән аралашканын өстәп әйтеп китте. Вәгыйзә Тимерали кызы әнисенең әтисе - Умар Сатыковны авылда мулла вазифасын башкарганы өчен 1937 елда кулга алганнары турында сөйләде. Бер елдан аларга атка атланып таныш булмаган кеше килә. Ул аларга әтиләре белән бер утрауда булганнарын, исән калган очракта бер-берсенең гаиләсенә барып хәлләрен белешергә сүз биргәннәрен әйтә. Әскәр Нияз улы 10 сыйныф укучыларын Совет чорында Россиядә барган политик хәлләр белән таныштырды. Ул елларны искә аласы, әлбәттә, авыр, әмма киләчәктә шундый хәлләр кабатланмасын өчен яшь буын аларны белергә тиеш.

З.ФАЗЫЛОВА, Тубыл районы, Вәчир авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума