#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дөрес оештырылган акция

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарча диктант язарга бардык. Дустым Наилә шәһәрдә булган бөтен яңалыкларны белеп тора. «Бөтен дөнья татарлары «Яз» акциясе буенча татарча диктант язалар. Әйдә, без дә язып кайтыйк әле, дан булсын!» дип өндәгәч, минем күз маңгайга менде. Дан булырлык шул, татарча язмаганга 20 елдан ким түгел! Элек туганнар белән хатлар языша, бәйрәмнәрдә матур теләкләр теләп котлау открыткалары җибәрә идек. Прогресс алга атлады – хәзер телефоннан сөйләшәбез, ә кәгазь-каләмне кибеткә барганда ниләр алырга кирәк икәнен язу өчен генә кулланабыз. Шулай да кайчак, рус хәрефләре белән, сүзләрнең татарчасын-русчасын кушып, телефоннан «смс»лар җибәрешкән булабыз.

«Оятка каласың бит, син Наилә белән чагышма», - дип ирем кисәтеп калды. Дустым татар газетасында журналист булып эшләгән. Шулай да бардым. Мәктәптә укыганда татар теленнән «бишле» иде. Сынап карыйк, нәрсәләр истә калды икән? Шәһәрнең 52 нче мәктәбендә безнең кебек язасы килгән татарлар байтак җыелды. Олы яшьтәгеләр дә күренә. Күз кыры белән күреп, шатланып утырабыз: мәктәп балалары да керделәр диктант язарга.

Бер атна үтмәде, телефонга «Татарча диктант – 5» дигән хәбәр килде. Мин бу көтелмәгән шатлыклы яңалыкка ышанмыйчан тордым. Юк инде, дөрес, димәк. Жюрида белемле кешеләр, ялгыш булырга мөмкин түгел! Менә ул Татарстанда, совет заманында татар мәктәбендә, төгәл татар программасы белән алынган белем! Гаиләдә туган телдә сөйләшеп, аңлашып тәрбия алган балалар без. Урамда дуслар белән үз телебездә гәпләшеп-бәхәсләшеп үскән буын. Йөрәккә сеңеп калган, күңелнең иң түрендә сакланган гүзәл, нәфис туган телебез!

Әдәби телне саклап калу өчен дөрес оештырылган бу акция. Татарлар – бердәм халык! Аллаһы боерса, киләсе елга да барырбыз яме, дустым.

Әминә АТЖАНОВА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836