#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дускаемның язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-8Тормыш, яшәешеңдә ихлас, эчкерсез якын дустың булу зур бәхет дип уйлыйм. Ул синең киңәшчең, сердәшең, кирәк чакта ярдәмчең, шатлык-кайгыларыңны уртаклашучы да. 59 ел бер-беребезне югалтмый, дуслык җепләрен өзмичә, туганнан да якын итүче Төмән шәһәрендә яшәүче Сара Әхмәткәрим кызы Ильясова Ялутор районы, Сәел авылында туып-үскән. Безгә Канчәбер авылында очрашырга туры килде. Мин юллама белән мәктәпкә укытучы булып бардым, ә Сара авыл китапханәсендә эшли иде. Авылда яшьләр күп, клубта кичке уеннар, концерт кую – күңелле яшьлек еллары. Күрәсең, яшьлек елларыбыз онытылмас хатирәләр булып калдылар. Сара авыл егете Газиз белән гаилә корып яшәде, кызы Илсөяр, улы Газинур туды. Кыз тырыш, булдыклы булып үсте, улы армия сафында хезмәт итеп кайтты. Сарага балаларны үзенә үстерергә туры килде. Газинур фаҗигале үлем белән бакыйга китте.

Сараны язмыш төрле яклап сынады. Дускаемның башына кайгы өстенә кайгы килеп торды. Әнисенең үлемен бик авыр кичерде. Аңа ике апасын, ике сеңлесен, энесен соңгы юлга озатулар әйтеп бетергесез авыр, зур түземлек кирәк булды. Әйе, якыннарының, һәрбарчасының рухына ислам дине йолаларын үткәреп торды.

Сугыш елларында кичләрен лампа кабызырга керосин булмый. Әбиләре сәкегә тезелеп яткан оныкларына дога сүзләрен өйрәткән. Апасы Фәриха исән чакта мәчеткә йөри башлыйлар, дин юлына басалар. Хәзерге көндә 5 намазын калдырмый, хәтта 80 яшендә 2014 елны хаҗга барырга да насыйп булды. Сара хаҗия туган-якыннарының, аралашкан дусларының, хәлләрен аңлашып атнасына берничәсенә барып кайта. Ул үзе пешергән ризыклары белән аларның күңелләрен күрә, туганнарга ярдәмчел.

Төп ышанычы: ягымлы, нечкә күңелле кызы Илсөяр, Хәйдәр кияве белән Юля оныгы өлкән яшьтәге әни, әбинең сәламәтлеге турында кайгырталар. Аның һәр үтенечен, йомышын үтәргә тырышалар. Ул үзе дә киңәш, үгет-нәсихәтләре белән төп терәк булып яши, оныкчыкларга дин тәрбиясен бирүне кирәк дип таба.

Мин Киндерледән Юрмыга күчеп килгәч, дускаем мине эзләп килде. Икебез дә бер-беребезне сагынганбыз, төне буе сөйләшеп, елашып, борчу-кайгыларыбыны күңелләрдән үткәрдек. Юрмыга килү җае булганда берничә мәртәбә килеп китте. Мин үзем дә Төмәнгә елына бер мәртәбә барып килергә тырышам. Очрашу-күрешүләр дуслыкны яңарта, күңелләрне якынайта.

Дускаема саулык телим.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836