#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ерактагы якын туганым

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Усак мәктәбенең лаеклы ялдагы педагогик хезмәт ветераны, иҗади талантлы укытучы, 30 елдан артык гомер елларын мәктәпкә, балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган Галия Салих кызы Абназырова 1950 елның 8 февралендә Вагай районы, Кече Уват авылында Гөлсәхирә һәм Салих Кузакбирдиевлар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылында, сигезьеллык белемне Тугыз мәктәбендә ала. 1967 елда Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбен тәмамлый. Олы күл якта Картавыл башлангыч мәктәбенә эшкә урнаша. Тубыл педагогия институтының филология факультетын читтән торып тәмамлый. Аннары Усак урта мәктәбендә рус һәм татар телләрен укыта. Галия Салих кызы татар теленә мәхәббәт уята, һәр бала күңеленә ачкыч таба белә, әдәпле булырга өйрәтә. Талантлы педагог намуслы хезмәт юлында күпме укучыны тормыш юлына озата. Һәр укучысы аңа кадерле, якын.

Аларны истәлек өчен фоторәсемгә төшереп, “Беренче кошларым” дигән өч куплетлы шигырен яза, “Яңарыш” газетасына истәлекләр, хикәяләр җибәрә башлый, барысы да бастырылып чыга бара. Галия Салих кызының язмаларын газета укучылар яратып укыйлар, ачык хатлар язалар, тагын язарга тәкъдим итәләр. Искәндәр Янтимиров: “Хөрмәтле каләмдәшем, яхшы традицияләребезне дәвам итик”, - дип яза. Тугыздан Зәйтүнә Садыйк кызы Марганова: “Яз, акыллым, синдә талант бар”, - дип дәртләндерә.

Педагогик хезмәт ветераны Галия Салих кызы мәктәп, район, өлкә мәгариф бүлегеннән күптөрле Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек булды, иҗади талантлы, тәҗрибәле укытучы эшенә зур бәя – укучыларының якты истәлекләре, рәхмәтләре. Төмәндә “Юллар, юллар” исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыкты.

Айнихәят апаң ЗӘЙНЕТДИНОВА
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836