Материалы

Әтием дә сугышта булды бит

последние и лучшие новости искусства в мире

17-7Минем әтием Сәлим Сөләйман улы Сөләйманов - сугыш ветераны. Сугышка ничәнче ел киткәнен белмим. Бәлки, мин ул сугышка киткәндә, тумаган да булырмын. Соңыннан ишетеп беләм, ул үзен пулеметчы булган дип әйтә иде. Ишмәт авылы кешесе Ташбулат - ярдәмчем, дия иде. Газетага бу турыда язуымның максаты шул: клубта сугыш ветераннары исемлеге язылган стенд эленгән, ә анда әтиемнең исеме юк. “Ник аның исеме юк?” – дип сорагач, “Күкрәгендә медале юк!”, - диделәр. Аның медаль тагып йөрергә вакыты булмады. Сугыштан килеп, яралары төзәлер-төзәлмәс Вагайга тракторчылыкка укырга барган. Укып чыккач, тракторда эшләгән.

Әтиемнең бик күп медальләре бар. Ул 1987 елның ноябрь аенда дөнья куйды. Хәзер мин аның бердәнбер кызы калган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгында, бәлки, әтиемне дә искә алырлар, дип өметләнәм.

Майсәрә БАКИЕВА, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума