Материалы

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

48-6(Дәвамы. Башы “Яң” 2014 ел. 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, “Яң” 2015 ел. 36нчы, “Яң” 2016 ел. 6нчы саннарда).

Әтием – Шамил Фәхретдиновның якташлары өчен “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” циклы буенча өзекләрне бастыруны дәвам итәбез.

“Ватан алдындагы изге бурычымны өч ел үтәп, сержант дәрәҗәсендә туган якка юл алдым. Карбанга Покровкадан җәяү кайттым. 1960 елның 28 сентябре иде, җәй буе зур су китмәгән, пычрак, паром эшләми. Аны ясарга авылдан ирләр килгәннәр. Мине начар хәбәр белән таныштырдылар: алдагы көнне генә Равил Ганиевны җирләгәннәр, аны трактор таптаган.

Ул  кабинага менгәнендә ялгыш трактор чылбыры арасына эләккән. Покровкадагы паромнан елганы көймә белән кичкәч, турыдан апамнарга юл алдым. Хәлбикә әбәмнәрдән юл аркылы яңа йорт салуларын хат аркылы белә идем. Арифә әби Вәкилова бәрәңге ала иде, ул сөенчегә йөгерде. Су килү аркасында бәрәңгене соң утыртканнар, шуңа күрә соң өлгергән. Мин Карбанда ике кич кунып, Тубылга киттем. Хәрби хезмәт ахыры якынлашкач, Тубылның 1нче һөнәр училищесына гариза язып җибәргән идем. Анда инде мастерларны түгел, слесарьларны, тракторчыларны әзерлиләр икән. Монда бушлай хисапка да утырырга тиеш идем. Тубылга барып җиттем. Герой Хәмит әкә Неатбаковның  тормыш иптәше – Майсәрвәр җиңгинең энесе Рәфыйк абый Кәримовның йортына фатирга урнаштым. Училищега бардым, беркем юк, бөтенесе урып-җыюга киткәннәр. Без, берничә малай, машиналарга ремонт ясарга булыштык. Ашаттылар, яшәргә шунда ук территориядә тулай торак бар. Карават, матрас, урын-җир әйберләре бирделәр. 1 октябрьдә курсантлар (без шулай атала идек) кайттылар. Без - автотрактор, “Дружба” бензопычкысы слесарьлары төркеме (25 кеше) аерым урта белемле төркем идек. Татар егетләре дә бар иде: Тарханнан Камил Шәяхмәтов, Юлдашидан Ислам Хәбибуллин һәм башкалар. Ятим балаларга хөкүмәт исәбеннән кышкы бушлат, сукно шинель, фуражка, бүрек, костюмнар, ботинкалар, ай саен 5 сум кесә акчасы  һәм башкасын бирделәр. Көненә 3 мәртәбә ашаттылар. Уку бер ярым ел иде. Әти-әнилеләргә 18 сум стипендия, тулай торак кына билгеләнгән иде. Авылга Октябрь бәйрәменә кайтканымда авылдашлар мине яңа армиядән килдем дип белгәннәр.

Укуны тәмамлап, 1961 елның 1 сентябреннән ярты елга практикага чыктык. Ислам белән икебезне Дубровное леспромхозының Первомайский  урман участогына билгеләделәр. Безнең парторг Кызылъярдан Кәбир Гази улы Фәхретдинов иде. Без бик чиста баракта яшәдек. Ул якта күпчелек татар авыллары урнашкан, мәсәлән, Омск өлкәсенең Кече Бича поселогы Иртеш елгасы аша күренеп тора иде. Без Чәйбияндә дә яшәдек. Анда Исламның әнисенең сеңлесе Хәдичә апа тора иде. Аның тормыш иптәше сугыштан кайтмаган, әнисе белән яшиләр иде, улы армиягә киткән. Улының ике мылтыгы бар иде, кош-кортлар монда искиткеч күп булды. Авыл читенә чыгып унарны атып керә идем. Елгада балык “мыжлап” ята. Исламның әкәсе белән  ятьмә корган идек, шуңа куып кертеп 4 капчык балык тоттык.

Практика азагында  Ислам монда калды, мин Карбанга кайтып киттем. Новостройка леспромхозында 1962 елның февраленәчә практикада булдым. Минем җитәкче Шаһит абый Рәхимов булды. Машиналарны сүтеп, төзәтеп яңадан җыя идек. Безнең белән Хәмит Гобәйдуллин, Тимерхан Юмачиков, Әнисә Неатбакова (токарь), Рәхим Сагидуллин, рус, немец егетләре эшләделәр.

Чыгарылыш имтиханнарны тапшырганнан соң, 4нче разрядлы автотрактор слесаре таныклыгын бирделәр.

Мине һәм 4 егетне Төмәнгә “Тура” лесобазасына билгеләделәр. Өлкә үзәгендә яшәрбез,  дип, әй  шатландык! “Тот”, - диләр, киңрәк капчыгыңны!  Төмәндә конторга кадрлар бүлегенә кергәч, мөдир мине тәрәзә янына чакырды. Аннан агач түгә торган эстакада күренә. Агачны Төмәннән поезд белән илебезнең төрле төбәкләренә озаталар.  “Әнә күрәсеңме агач ташыгыч машиналарны, чыгып утыр да моннан 75 чакрым ераклыкта урнашкан Түбән Тәүде районы, Ключи дигән урман пунктына юл тот”, - диде.

Ключи район үзәгеннән - 40, Канчәбер авылыннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Миннән башка монда бергә укыган өч рус егете дә килде. Поселок ошады, монда клуб, 8 еллык мәктәп, кибетләр, ашханә, ремонт мастерское, мунча, участок шифаханәсе бар иде. Берәр меңләп кеше яши”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума