Материалы

Фәридә әби язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

35-10Заманалар шулай туры килде,
Авыр тормыш йөген күтәрдек.

Бәхетле балачак, мул тормыш -
Аларның берсен дә күрмәдек.

Үлән тамырлар белән тукланып
Ачлы-туклы үтте балачак.
Явыз сугыш тудырган ятимлек -
Булды, апа, безнең күрәчәк...

                        Сөнгатулла Бекенин.

Сугыш чорында үскән балаларның берсе Фәридә Сатылган авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Хәкимҗан Хәйрулла улы Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе Саҗидә Баһаветдин кызы биш баланы кочаклап тол кала.

Ул елларны барлык эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә була. Ачлы-туклы балаларны аякка бастырам дип әниләре мәктәптә җыештыручы булып эшли. Авыр, сагышлы елларны Саҗидә апа өч сабыен югалта. 40 яшендә үзе дә дөнья куя. Фәридә энесе Сөнгатулла белән ятим калалар. Аларны икедән туган Зинникамал апалары үз гаиләсенә алып тәрбияли. Фәридә Сатылган мәктәбен, аннары унбишенче мәктәпне тәмамлап, шәһәрнең техник училищесында укый. Үзе турында: ”Авырлыкларны, сугыш елларында җитешсезлекләрне күп күрдек. Бөтен халык өчен сынаулы булган еллар хәтердән чыкмый. Әти-әнисез үскәннәрнең күңелләре яралы. Язмыш шулай язгандыр, түземле булырга өйрәндек. Мин училищеда укуны тәмамлап, Сукләм авылы егете Ташбулат Ташбулатовка тормышка чыктым. Гаиләбездә бер-бер артлы 6 бала туды. Бер малаебыз кыска гомерле булды, кече вакытында үлде. Дүрт егет һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. 54 яшендә тормыш иптәшемне соңгы юлга озаттым”, - дип сугыш чоры һәм аннан соң күргән авыр елларны искә алды ул.

Фәридә Хәкимҗан кызына ничек авыр булса да, ул балаларын укыта, мөстәкыйль тормыш юлына озата. Кайгы-хәсрәткә бирешмәгән Фәридә апаны тагын бер сынау көтә: 54 яшендәге улы Ильяс ике баласын ятим калдырып вафат була. Кайгы-хәсрәтләргә бирешмәскә аңа дине, якыннары, мәчетебез һәм тырышлыгы ярдәм итә. Фәридә Хәкимҗан кызы күп еллар китап кибетендә сатучы булып һәм комбинатта эшләп “Хезмәт ветераны” исемен алып лаеклы ялга чыга. Үзе кечкенә буйлы, ябык гәүдәле Фәридә әбине Тубыл шәһәре мәчетләребездә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Күп еллар дәвамында Рамазан айларында ул ураза тота, тәравих намазларына мәчеткә йөри. Киң күңелле әбине тубыллылар еш ашларга чакыралар, аның изге теләкләрен, укыган догаларын тыңларга теләүчеләр күп. Бүгенге көндә ул оныгы Гүзәл гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Балалары, оныклары, абыйсының гаиләсе Фәридә Хәкимҗан кызының хәлен белешеп торалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума