Материалы

Факия, сине эзлеп табармын

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә 7нче класста укыган вакытта безнең класска яңа укучы – Факия Мортазина килде. Тубыл районында Мортазиннар Сатылганда гына булып, өстәвенә минем әни дә Мортазина (кыз фамилияле) булган. Өйгә кайткач та, әнидән сорагач, ул миңа өчтән генә туган, олаталарыбыз бер туганнар булып чыкты.

Без ике туган якынаеп китеп, ул мине әбисенең янына да алып барды, туганнар белән таныштырды. Сибгать бабам, Әсхәт әкәм дигән туганнарыбызны белдем.

Аларның әтиләре - бабам 70 яшендә “халык дошманы” дип аталып, кулга алына һәм Тубыл төрмәсендә атыла. 2015 елны Тубылга пенсионерларны экскурсиягә алып баргач, төрмәгә дә кердек. Анда кешеләрне тезеп аткан стенаны күргәч, мин еладым. Юлда кайтканда ник елавымны сорадылар, мин аларга бабам турында сөйләдем.

- 70 яшьлек бабайдан нинди зыян булыр иде, - дип гаҗәпләнделәр һәм бабамны алар да бик жәлләделәр. Өйгә кайткач, бабам рухына садака бирдем.

Факия белән училищеда гына күрешә идек, миңа Тубыл районында эшләргә туры килмәде, Яркәү, Вагай районнарында, инде менә Төмән районында - 45 ел. Кайсыдыр елны Төмәндә татарлар җыелышкач, шунда гына икебез күрештек. 15нче мәктәпнең юбилеена ике мәртәбә бардым, катнаштым, ләкин, Факия, сезне һәм классташларны очратмадым.

Быел барсам, алла боерса, сине эзләргә, күрешергә дип үземә сүз бирдем.

 Галия ФӘИЗОВА-САГИТУЛЛИНА.
Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума