#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Февраль салкыннарына таба

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән–Тубыл трактында төзекләндерү эшләре дәвам ителеп, юл 4 полосалы булачак дигән хәбәр Төмән өлкәсендә яшәгән халыкны бик шатландырды. Суалчан кебек боргаланып сузылган юл турайтылып, ара кыскара да төшкән әле. Чынлап та, бу юл өчен күпме көч һәм акча түгелгән. Хәзер инде Төмәннән Тубылга 3 сәгатьтә барып җитеп була. Ә 1950 елларда бу араны 3 көндә үтеп була иде. Ә яңгырлы көннәрдә ул юллар трактор да үтә алмаслык боткага әйләнә иде. Мосафирлар авылларда туктап, ял итеп узганнар. Яңгырлы, салкын, пычрак көннәрдә учак ягып җылынучылар да аз булмаган. Хәзерге юл Иевлево, Караульный Яр, Сорокино, Бехтери, Бачелино авылларын урап үтә.

Бу авыллар күп зур фаҗигаларга шаһит булып торалар. Шундыйларның берсе дип 1930 елның салкын февралендә Тубыл тракты буйлап йөзләгән йөк арбасына төяп юаш холыклы крестьяннарны төньякка сөргенгә озатуларын әйтер идем. Чаналарга картлар, балалар һәм чирләп атларга хәлләре булмаганнарны гына утыртырга рөхсәт булган, ә ир-атлар, яшүсмерләр, хатын-кызлар җәяү атлаганнар. Ачлыктан, кайгы-хәсрәт, билгесезлектән яшь аналарның күкрәк сөтләре бетеп, күп сабыйлар ачлыктан үлгәннәр. Үлгән балаларны сакчылар әниләренең куеннарыннан тартып алып, юл читендәге көрткә ташлап үткәннәр. Халыкның күбесенең өстенә кияргә киеме дә булмаган, чөнки аларның киемнәренә хәтле конфискацияләгәннәр. Күпләргә азык-төлексез юлга чыгып, ач килеш шундый авыр юлны үтәргә туры килә. Минем авыру карт әбием дә икмәк пешереп өлгерми һәм юлда гүр газапларын кичерәләр. Алар арасында Тубылга хәтле Бердюжский районнан үзенең 15 яшьлек улы белән Наум Петров атлап барган, ә арбада балалары булган, юлда алар суыкта туңып һәм ачлыктан үлгәннәр. Аромаш районыннан 3 буыннан торган зур Кармацких гаиләсе дә булган, аларның картлары һәм балалары сөргендә үлеп бетәләр. Тубыл тракты буенча сөргенгә Курган, Чиләбе, Пермь өлкәләреннән дә куылучылар булган. Юкка гына Тубыл трактын “Үлем юлы” дип атамаганнар! Шул елларда Байкалово авылыннан Сорокинога хәтле 12 чакрым җирне агалы-энеле Хәкимовлар карап, кечкенә күперне ремонтлап, чокырларны тигезләп, юлга ком сибеп торган булалар. Шуның өчен аларның берсен Колымага алтын табарга, икенчесен Беломор-Балтыйк каналын төзергә сөрәләр. Әйе, чынлап та бу коточкыч хәл! Россия тарихында булган мондый шомлы көннәрне без һәм киләчәк буын онытырга тиеш түгел дип саныйм.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836