Материалы

Фронтчылар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Лаемтамак авылында хәлле генә яшәгән Зөләйха белән Абдулла Давалевлар гаиләсендә 9 бала үсә. Алар зур хуҗалык тотып, сыерлар, атлар һәм сарыклар карыйлар. Өстәвенә гаилә башлыгы Абдулла күлгә балык тотарга, урманга ауга йөри. Бары тырышлыклары аркасында аларның амбарларында һәрвакыт ризык тулып тора. Ир белән хатын балаларын балачактан эшкә өйрәтеп үстерәләр. Шулай ук хуҗа малайларын сазъяк артында яшәүче җирле халыкның төп кәсебе булган - балыкчылык, аучылык һөнәренең серләренә төшендерә.

Балалары үсеп-җитеп, үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Бала-оныкларының бәхет-уңышларына сөенеп яшәргә җыенган арада, Ватан сугышы башланып китә. Зөләйха әби белән Абдулла бабай бугазларына килеп тыгылган кайнар яшьләрен йота-йота 5 уллары - Каюм, Сөләйман, Мәннәп, Алим, Сәфәр, оныклары Әюп, кияүләре Хәлим белән Нурулланы сугышка озаталар. Алар арасыннан бары тик хезмәт армиясендә булган Алимгә генә әти-әнисе һәм яраткан гаиләсе янына исән-сау кайтырга насыйп була. Рядовой Сәфәр Абдуллин (берничә балага әтиләре исемен фамилия итеп яздырганнар) 1942 елның августында һәлак була. Каюм Давалев, Мәннәп Абдуллин, Әюп Фазыйлов һәм Хәлим Шәмсетдиновтан “Хәбәрсез югалган” дигән хәбәр килә. Ә Сөләйман Давалевның Сталинград янында хәбәрсез югалганы, Нурулла Тухтаровның Смоленск шәһәре янында һәлак булганы билгеле була...

Балалары, якыннары өчен ничек “ут йотканнары” турында бары тик мәрхәмәтле әни һәм аз сүзле әтиләре генә белә. Ә тормыш тукталып тормый. Ата белән ананың югалтулардан сыкранган күңелләрен яннарындагы бала-оныклары гына тынычландыра. Бар булган мәхәббәтләрен, җан җылысын аларга биреп, юаналар. Уллары Сәфәрнең дүрт баласы - Айнулла, Зиннәт, Шәйхулла һәм Мансур кала. Аларны хатыны Хәбибчамал ялгызы гына аякка бастыра. Мәннәпнең ике кызы - Сәхия, Факия һәм ике улы - Зиннур белән Мирхачәм, Каюмның кызы Наҗия, Сөләйманның бер улы Сәлиман, шулай ук кызлары Шәмшегамарның улы Альберт, Мәймүнәнең кызы Наилә ятим калалар.

Ничек кенә булмасын, әмма Зөләйха белән Абдулла Давалевлар нәселе югалмады. Сөләйманның улы Сәлиман хатыны Нәсипҗамал белән 7 егет тәрбияләп үстерделәр һәм бабалары хөрмәтенә ике улларын Мәннәп белән Сөләйман дип атадылар. 47-51950 елда Абдулла бабай дөнья куя. Зөләйха әби улларының кайтуын көтеп, күз яшьләреннән сукыраеп, 98 яшендә вафат була.

Без, хәзерге буын, ата-бабаларыбызны онытмаска, киләчәктә мондый фаҗигага юл куймас өчен, аларның хәтерен хөрмәт итәргә һәм бу сугыш турында истә тотарга тиешбез. Ватан дошманнары белән көрәшкән, яу кырында батырларча һәлак булган, яралардан вафат булган, хәбәрсез югалган авылдашларыбызның исемнәре хәтеребездә мәңге сакланыр!

Равия АЛЛАГУЛОВА, Тубыл районы, Лаемтамак авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума