#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомер бәйрәмең белән, әниебез!

последние и лучшие новости искусства в мире

36-525 августта яраткан әниебез Рәбига Бәширова үзенең 80 яшьлек юбилеен каршы алды. Ул ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, лаеклы ялга чыкканчы Муллаш урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшләде.

Рәбига Хәбибулла кызы 1941 елның август аенда Төмән районы, Шыкча авылында зур гаиләдә, дүртенче бала булып туа. Аның балачагы яшьлек еллары кырыс сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Хәбибулла укымышлы дини кеше була.

Ул Ямбай мәдрәсәсендә 10 ел белем ала, ләкин туган авылында аңа мулла булырга туры килми, чөнки ул елларда советлар власте дингә каршы политика алып бара. Шуңа карамастан, бабабыз үзенең соңгы көненә кадәр дингә тугры булды. Тырыш, эш сөючән хатыны Тимербикә белән алар әниебезне тыйнак, сабыр, түземле, рәхимле кыз итеп үстерәләр.

Әниемнең педагогик хезмәт юлы Яркәү районында башлана. 1964 елда ул Сәет җидееллык мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. Шушы кечкенә генә авыл мәктәбендә эшләгән шат күңелле, дус һәм тату коллектив яшь укытучы өчен бик тиз үз һәм якын булып кала. Монда эшләгән апалар һәм абыйлар әниебезнең күңелендә җылы истәлек булып саклана. Аннары ул Плеханово мәктәбендә биология укытучысы булып эшли. Зур коллективта эшләгән еллары аны чыныктыра, үстерә.

Шул ук елларда Яркәү егете Заһид Сабир улы белән танышып, гаилә корып яши башлыйлар. Әниебез белән әтиебез өч бала үстерделәр һәм һәркайсыбызга югары белем биреп тәрбияләделәр. 1969 елда яшь гаилә Муллаш авылына күчеп килә. Монда аларның яшьлеге узды, Муллаш авылы әнием өчен иң якын урын булып калды. 1970 елда ул Төмән педагогия институтын тәмамлый һәм гомерен яшь буынга белем, тәрбия бирүгә багышлый.

29 ел буена әниебез Муллаш урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәреннән укучыларга ныклы белем бирү өчен бар көчен биреп эшләде. Шулай ук күп еллар буена ул мәктәп яны участогындагы эшләр белән җитәкчелек итте. Укучылары белән бергә шушы бакчада төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп, ел саен мул уңыш алып тордылар. Мәктәп яны участогында күптөрле чәчәкләр үстереп, мәктәп янын гөлбакча иттеләр. Андагы сокланып туймаслык матур чәчәкләр әле дә истә. Шушы мәктәп бакчасы үзенең матурлыгы белән авылыбызны озак еллар бизәп торды. Әле дә исебездә, әниебезнең резина итекләр киеп бу бакчада, үз өендә эшләгән кебек, эшләнеп йөрүләре. Мәктәп укучылары белән әниебез төрле сортлы агачлар утыртып, аларның үстерү үзенчәлекләрен сөйләп, балаларга бакчачылык эшен бик яхшылап өйрәтте. Балаларның киләчәк тормышында әниебезнең тырышлыгы зур үрнәк булды, алар аңа әле дә рәхмәтле!

Авыл балаларын тәрбияләүдә әниебезнең өлеше зур дип уйлыйбыз, чөнки ул аларны хезмәт сөяргә, тыйнак, намуслы, ихтирамлы булырга өйрәтте. Хәзерге көндә аның кызы, килене һәм оныгының хатыны да аның эшен дәвам итеп, мәктәптә укыталар.

Әниебезнең өендә һәркайчан җылы, тәмле исле ашлар пешеп кенә тора. Һаман да ул бакча эшен ярата, чәчәкләр үстерә, яшелчә бакчасын искитәрлек тәртиптә тота: ник кенә бер чүп үләне булсын анда! Әни безнең һәм балаларыбыз өчен изгелек, татулык, тырышлык, хезмәт сөю үрнәге булып тора. Оныкларын да тәрбияләргә булыша безгә. Алар әбиләрен бик хөрмәт итәләр.

Әниебезгә тирән сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез! Бала-оныклары, туганнары белән аралашып, озын-озак яшәргә Аллаһ насыйп итсен! Әниебез белән горурланабыз, аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Бала-оныклары исеменнән кызы
Елена ИБРАҺИМОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836