Материалы

Гомеренең алтын көзе

последние и лучшие новости искусства в мире

23 октябрьдә Ания Хәсән кызы Алтынгузина 70 яшьлек юбилеен каршы алды. Һәрбер кешенең башыннан чәчәкле язы, җылы яңгырлы җәе, йөрәккә үтеп керә торган матур һәм моңсу көзе үтә. Аниянең дә гомеренең алтын көзе. Ләкин моңсуланырга сәбәп юк, чөнки ул теләгенә иреште: иптәше Гали белән нык гаилә төзеделәр, өч менә дигән егет үстерделәр, зур матур өй салдылар, аның тирәсенә агачлар һәм чәчәкләр утырттылар, 6 оныкларын кулларына алдылар - димәк, Аниянең тормышы бөтен яктан түгәрәк.

Ләкин тормышының бу нәтиҗәсе әкияттәге шикелле һавадан килеп төшмәгән. Ул ике ел түшәктә ятып, ярты саулыгын югалтып, якын кешеләрен мәңгелек юлга озатып, тырышып эшләү нәтиҗәсе.

Ания Хәсән кызы 1949 елда беренче бала булып туа. Үзеннән соң туган 7 бертуганына бүгенге көнгә хәтле терәк булып яши.

1966-67 елларда мәктәпне тәмамлап, тормыш иптәше Гали белән Түбән Варта шәһәрендә яңа тормыш корып җибәрәләр. Хезмәт юлы эретеп-ябыштыручыдан башлана. Ләкин югары белем алу теләге шундый көчле була ки, ул тормыш иптәшенең рөхсәте, ярдәме белән яңа туган баласын калдырып, Тубыл пединститутын тәмамлап, рус теле укытучысы булып Түбән Вартага кайта, монда 1 нче һәм 12 нче мәктәпләрдә 13 ел эшли. Ачлы-туклы бала чаклар эзсез генә үтмиләр, алар Аниянең сәламәтлеген какшата. Ул гаиләсе белән туган авылы Турайга кайта. Операциядән соң хәле рәтләнгәч, Ямбай мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли башлый.

Түбән Вартада, Ямбай мәктәбендә дә үз эшен югары дәрәҗәдә башкара. Мәшһүр педагог Сухомлинскийның: “Педагогика – ул мәхәббәт һәм хезмәт”, - дигән сүзләре бар. Мәхәббәт – кешеләргә, табигатькә, матурлыкка булган мәхәббәт.

Шулай ярата белгән кеше генә үзенең җан җылысын, барлык көчен кеше баласына бирә ала, аның өчен иң кирәк сүзен таба белә, аңа үрнәк була ала. Ания шундый педагогларның берсе. Ямбай мәктәбенең рус теле укытучылары Рәйсә Качаева, Имбера Рафикова, Люция Гомәрова, Бибинур Мөслимова, Мәрзия Сәләмовалар белән үзара тәҗрибә уртаклашып, дусларча яратышып осталыгын шомарта, яңадан-яңа иҗади ачышлар ясый. Шуңа күрә дәресләре эчтәлекле, кызыклы үтә, укучылар аны яраталар, әти-әниләре, укытучылар хөрмәт итәләр. Ания үзенең кабинетын яшел бакчага әйләндерә, зур күргәзмәләр туплый. Хезмәтенең нәтиҗәсе: ике укучысы медаль белән мәктәпне тәмамлыйлар. Мәктәптән соң 5 ел авыл музеенда бөтен көчен, вакытын, саулыгын жәлләмичә эшли. Туган авылында да аның абруе зур: авылда уза торган бәйрәмнәр, митинглар, Коръән ашларын оештыручы кеше ул. Музейда оештырылган “Милли моңнар” ансамбленең дә юбилеен матур, эчтәлекле итеп үткәрде. Ничә еллар инде инвалидлар оешмасын җитәкли, һәрбер инвалидның хәлен белеп, ярдәм итәргә тырыша, алар өчен кызыклы кичәләр, күргәзмәләр үткәрә, экскурсияләр оештыра.

Ания таләпчән һәм аңлаучан әни, хөрмәтле, күркәм холыклы кеше, кайгыртучан һәм дөрес тәрбия бирә белүче әби, туганнарына ныклы терәк, кешелекле, ышанычлы дус.

Ания матурлыкны ярата, өй тулы гөлләр, өй тирәсе чәчәккә күмелгән. Ул әле оста пешекче, киң күңелле, кунакчыл кеше, аңа барып керсәң, өстәлгә итен, балыгын, балан, кабак бәлешләрен куеп чәйләр эчерә.

Хөрмәтле Аниябез! Сине юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы гомер юлларың бәрәкәтле, хәерле булсын! Ирешкән тормышыгызның игелеген күреп, балаларың бәхетенә төренеп, хәләл җефетең Гали белән парлашып, саулык-сәламәтлектә озын гомер сызыкларын Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Сокланырлык синең үткәннәрең,
Алдамаса икән көткәннәрең.

Бүгенгең дә синең матур булсын,
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын,
Сиңа бары изге теләк: белеп яшә -
Син безгә бик кирәк.

Дусларың-коллегаларың Имбера, Галия, Люция, Мәрзия.
Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума