Материалы

Гомерләре әтисез үтә

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең “Хәтер” китабында Түбән Тәүде районының Умбитовлар фамилиясе берничә тапкыр кабатлана. Тугызынчы өстәмә томда Факия Гатауллинаның әтисенең исем-фамилиясе бар - Салих Умбитов. Кызы гомере буе Бөек Ватан сугышы солдатының героик батырлыгы турындагы матур риваятьне йөрәгендә саклый. Факия Салих кызының сөйләве буенча, әтисенең 7 бертуган абый-энесе булган. Алар төрле елларда дөньядан киткәннәр. Салих сугышкача Киндерледә тракторчы вазифасын үтәгән, колхозда трактор бригадасын җитәкләгән. Әтисе сугышка хәтәр 1941 елны керә, Факиягә бары 2 яшь була. Гаиләсе турында кыз күпне белмәгән.

Аларның йортларында контор урнашканын, нинди шартларда гаилә яшәгәнен дә хәтерләми. Әтисе фронтка киткәнендә әнисе Бәктиҗиһан апаның кулында берсеннән-берсе кечкенә 4 бала - яңа туган кечеләре, Факия, тагын 2 үсмер малай кала. Тиздән әниләрен паралич суга. Сабыйларны ачлыктан саклап калу өчен әнисенең апасы Факияне уйлап тапкан Люба Гусева исем-фамилиясе буенча приютка тапшыра. Апасы аны ятим дип яздыра. Факия Умбитова шулай Днепропетровск балалар йортында 12 ел яши. Сугыштан соң әнисе кызын нык эзли, апасы серне ачкач кына Факияне таба.

Балалар йорты тәрбиячеләре Любаны әнисенә кайтаралар, гаиләнең авыр шартларда яшәвен күреп, кирегә алып китмәкче булалар. Әнисе кызын кочаклый да: “Бирмим, бирмим!” – дип кычкыра. Факия колхозда кала. Үскәч леспромхозга эшкә урнаша, өйгә азык-төлек алып кайта башлый. Кызның яшьтәшләре дә леспромхозга барып карыйлар, әмма аларны кирегә колхозга кайтаралар. “Кышын күлмәкләрнең итәкләре боз булып катып кала. Төрле әйберләр кушып әни пешергән юкалар, җәймәләр ката, аларны ашар өчен учакта җылытырга кирәк. Кайбер вакытны азыксыз да кала идек. Ул “лепёшка”ларыбызны сөргендәге эшчеләр ашый иде”, - дип Факия леспромхозда эшләгән елларын еш искә алды.

Тирән кар буйлап урманда кызлар ботакларны кисеп, бер өемгә өйгәннәр. Көнозынга сузылган түзеп булмаслык авыр хезмәт.

Берзаман, эшкә барганында Факия агачлар арасында егыла, умыртка баганасын зарарлый, берничә сәгать салкын җирдә ята. Эшчеләр күреп коткаралар. Моннан соң ул берничә ай төрле шифаханәләрдә дәвалана, әмма авыруы гомерлеккә кала.

Яңа бәла-каза башына төшә: фаҗигале рәвештә кече кызы вафат була. Бер айлык һәм үсмер оныклар ятим калалар. Гатауллиннар бөтен көчләрен оныкларын аякка бастыруга багышлыйлар. Факиянең тормыш иптәше акыллы, тыйнак, сабыр, хезмәт сөюче кеше була. Алар өч бала тәрбиялиләр. Оныклары, нәбәрәләре әбиләрен сөеп: “Әбикә” дип эндәшәләр. Әбиләре аларга гел тәмле итеп себер татарлары камыр ашлары пешерә. Кергән кешене чәй эчерми чыгармый, хәзер балалары да әниләре шикелле. Кунакчыл йоласы гаиләдә элек-электән килә. “Ачлык заманнарда да әнинең өстәлендә гел чәй, Аллаһы Тәгалә биргән азык булды”, - дип искә ала иде Факия.

Сугыш батыры Салих Умбитовның соңгы кызы – Факия ханым 2020 елның 1 ноябрендә мәңгелеккә яныбыздан китте. Мәрхүмнең туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Балаларына, оныкларына бәхет, тынычлык телим.

Салих Умбитов – сугышта танк экипажы командиры була. Аның танкында кызыл флаг җилфердәгән. Флагны гаять олы батырлык, тапкырлык, кыюлык күрсәткән танкларга гына кадаганнар. Соңгы сугышта фашистлар танкына туп тидерәләр, снаряд чылбырга эләгә. Танк туктый, немецлар пехотасы якынлаша. Командир Умбитов экипажга техниканы калдырырга боерык бирә. Экипаж әгъзалары Альшин һәм Рәхимов сазга качалар, командир танкта кала. Шушы егетләр сугышны үтеп чыгалар, командирларының вафаты турында гаиләсенә җиткерәләр. “Ул Ватан флагы җилфердәгән танкны ташлый алмады, антына тугрылыклы булып калды”, дип сөйлиләр.

Рәхимов – Умбитовның агасы, Альшин – якташы. Альшин Гатауллиннардан ерак түгел Төмәннең Доронин урамында яшәде.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума