Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Горурлануга лаеклы юбиляр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-17Моннан 66 ел элек Тубыл татар педучилищесын бергә тәмамлаган, ерак Түбән Тәүде районының Эске авылында туып-үскән, хәзер Урманбаш авылында яшәүче яшьлек дустыбыз Гөлнур Әкрам кызы Хәйруллинаның 4 июльдә 85 яше тула.

Матур табигать кочагында яшәп, яраткан тормыш иптәше (мәрхүм) белән гомер кичергән, уңган-булган, менә дигән балалар тәрбияләп, гомер буена башлангыч класс укучыларын укытып, лаеклы ялга чыкканчы бер урында эшләп яшәгән дустыбызның сәләт чишмәсе һаман ага да ага.

Аның иҗатында төп урынны нарасый балалар, матур табигать, аның байлыгы урын алган. Китаплары төрле нәшриятларда балаларны һәм зурларны да үзенә җәлеп итәрлек рәсемнәр белән бастырылып чыктылар. Рәхмәт рәссамчыларына. Өстәлемдә яткан «Урман мәктәбе», «Әлифба маҗаралары» китапчыкларын тагын 1 мәртәбә укып чыктым. Дөрестер ахры, картлар 85 яшьләрдән сабый-бала кавеменә керә диюләре.

Уку йортын тәмамлауның 55 еллык юбилеенда очрашуга килгәндә, Гөлнурыбыз үзе иҗат иткән җимешләрен алып килеп, дуслар аша татар теле укытылган мәктәпләргә бүләк итеп, таратып кайткан иде. Кызганыч, хәзер укытучылар да, ата-аналар да сабый балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә, аны өйрәтергә ашкынып тормыйлар шул.

Шундый талантлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү турында сүзләр сирәк күтәрелә, я булмаса, аларны фанидан киткәч күбрәк искә алабыз.

Минемчә, һәр күренекле шагыйрь-язучымы, рәссаммы, артистмы – аларга булган хөрмәтне, халык мәхәббәтен исән чакларында күреп калсалар, күпкә файдалырак булыр иде.

Кадерле Гөлнурыбызны яшьлек курсташлары юбилейлы туган көне белән котлап, аңа иксез-чиксез рәхмәтләребезне юллап калабыз. Афәрин, Гөлнур! Озак яшә, сәламәт бул!

Лениза, Бибиниса, Әминә, Флера, Флора, Раяна, Рәйхана, Мөнир, Рафаэль, Рагиб, Әхмәт, Галия Назырова, Галия Гатиятуллина исемнәреннән Рәшидә БАКИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836