Материалы

Халкыбызны тәртипкә чакырыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

Февраль аенда безнең Россия Президенты В.Путин үзебезнең хөкүмәт эчендә чишелмәгән сораулар буенча депутатлар һәм халкыбыз алдында чыгыш ясады. Барлык сораулар арасында демография мәсьәләсенә басым ясады.

Дөрес, хәзерге көндә нефте булган дәүләтләр гөрләп алга киттеләр, дөнья күләменә чыктылар, халыкның яшәү рәвеше алдынгы урыннарга күчте, ә безнең нефтебез булса да, алга киткәнебез юк.

Башлыкларыбыз: “Халкыбызның аракы эчүе әзәйгән, тәмәке тартуларын куйганнар, демография буенча ел саен алга барабыз!” – дигән булалар. Кешеләр эчүләрен куйгач, нигә Ямбай авылында, башка татар авылларында “Красное-Белое” кибетен ачалар? Моны бер сүз белән генә аңларга була - сораучылар бар! Безнең ата-бабаларыбыз “шешә”гә дә, бүтән бозыклыкка да кол булмаганнар, чөнки алар яхшы тәрбия алганнар, иманлы булганнар. Аллаһыны искә алып, бисмилләһине әйтеп эш башланган. Шуның өчен дә эшләре уңышлы булган. Бүгенге көндә халкыбызның сәламәтлеге юк. Поликлиникада кешеләр бик күп. Тәмәке тартып, аракы эчеп, наркотик кулланып, хәрам ашлар ашап, хәрәкәт кылмыйча сәламәтлекне саклап буламы соң? Юк.

Хәзер дә яхшы юлга басып, телебезне, мәдәниятебезне, гореф–гадәтебезне, динебезне саклыйк, татарлыгыбызга тугры булыйк.

Советлар Союзы таркалганда (1991) татарлар саны 6 млн. 120 мең иделәр. Хәзерге көндә 5 310 649 (2010 ел). Әле “татарлар–татарлар” дип әйткән булабыз. Бу татарларыбызның яртысы үз телендә сөйләшә белми. Татарлар үрчемиләр, кимегәннән-кими баралар. Бүгенге вакытта үзбәкләрнең саны 32 млн. артык. Таҗиклар, төрекмәннәр, кыргызлар, азәрбайҗаннар шулай ук безне артта калдырдылар. Хәзер татарлар 8 нче урында.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума