#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатын-кыз бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

28-6Авылда хатын-кыз - ул хезмәт кешесе, хуҗабикә дә һәм бик еш кына, күп балалы ана да. Моның өчен ул тану да, югары исемнәр дә, бүләкләр дә көтми. Менә нәкъ шундый хатын-кызларның берсе - Мөршидә апа Шакирова.

Мөршидә апа Ялутор районы, Кактамак авылында яшәгән Рәшидә апа белән Айнетдин абый Исламовлар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Туган авылы турында аерым җылылык һәм наз белән сөйли ул, чөнки анда аның балачагы, яшьлеге үткән. Ул чакларны искә алып сөйләрлек вакыйгалар бик күп, әлбәттә.

- Гаиләдә без 6 бала үстек. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, хуҗалыгыбызда бик күп хайван булды – сыерлар, атлар, сарыклар, тавыклар. Без барыбыз да балачактан ук эшләп үстек. Әти-әнинең сүзенә беркайчан да каршы сүз әйтмәдек, өлкәннәрне хөрмәт иттек. Чөнки өлкәннәр үз гасырында күп нәрсәне күргәннәр, күпне аңлыйлар, кыскасы, олы тормыш тәҗрибәсе туплаганнар. Безне, авыл балаларын, әти-әниләрне тыңларга өйрәттеләр, аннары мин дә балаларымны шулай тәрбияләдем, бу турыда хәзер оныкларыма да әйтәм, - дип сөйли Мөршидә апа.

Мөршидә Айнетдин кызы 8 нче сыйныфны тәмамлау белән авыл фермасына сыер савучы булып эшкә урнаша, аннары бозаулар карый. Эшләгән чорында ул күптөрле Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Тәлгать абый белән 1978 нче елда гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр, һәркемен укытып, белем алырга булышалар. Тәлгать абыйның кулы бик оста булды, ул башкармаган, эшләп карамаган эш калмагандыр мөгаен, авыл җирендә – пима да басты, көтү дә көтте, балык тотарга да йөрде.

Шакировлар йортында һәрвакыт тәртип, чисталык, уңайлылык һәм искитмәле кунакчыл атмосфера хөкем сөрә. Аларның кадерле кунакларын һәрвакыт өстәл тулы тәмле камыр ризыклары көтә. Ә бит моннан тыш, ул әле яраткан әни дә, ә хәзер алты оныкның яраткан әбисе дә. Тәлгать абый белән Мөршидә апа биш балаларын хезмәт сөючән, игелекле һәм максатчан кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштылар. Хәзер алар гаиләләре белән шәһәрләрдә яшиләр, әмма туган нигезләренә еш кайталар.

- Яшьләр шәһәргә, цивилизациягә якынрак тартыла, Ә менә без - ирем белән бервакытта да авылдан китәргә уйламадык. Кендек каныбыз тамган җирне ничек ташлап китәсең инде?! – дип сөйли Мөршидә апа.

Юбилярга карап, аның ни дәрәҗәдә мәрхәмәтле, киң күңелле һәм ачык йөзле булуын аңлыйсың. Ул гомер буе авылда яшәп, куллары хезмәттән бушамаган. Шулай да ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Чөнки тормыш юлында ул бик күп нәрсәгә ирешкән, шуңа да яшьлегендә сайлаган тормыш сукмагы һәм язмышы белән бик канәгать ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836