#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер кичәсе Коръән ашы белән башланды

последние и лучшие новости искусства в мире

37-7Озак еллар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәген җитәкләп, РФнең мәдәният һәм массакүләм мәгълүмати коммуникацияләр өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен күкрәк билгесе, губернаторның, Тубыл шәһәре башлыгының Мактау кәгазьләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Сафиулла Ильясовның якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсе себер-татар мәдәният үзәгендә үтте.

Кичәнең беренче өлешендә Фәннур хәзрәт Казыймов Коръән аятьләре укыды, мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Хәзрәт биредә эшләп, төрле вакытта мәрхүм булганнарны да онытмады. Кичәнең икенче өлешен алып барган Римма Шәрипова Сафиулла Фәйзулла улының мәдәният үзәгендә эшләгән елларын искә алды, аның белән бергә татар мәдәниятен, телен торгызуда күп көч куйган хезмәттәшләренә, укытучыларына сүз бирде. Ул елларны себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесенең урынбасары булып эшләгән Мәдинә Уразмәтова: ”Моннан 30 ел элек Тубыл шәһәрендә татар юнәлешен торгызу, яңарту чорына килеп кергән Сафиулла Ильясов себер-татар мәдәният үзәгенең җитәкчесе булып эшен башлады һәм 25 ел тугры хезмәт итте. Аның җитәкчелегендә шәһәрнең 18 мәктәбендә, балалар бакчаларында татар теле һәм әдәбияты түгәрәкләре ачылды, теле һәм радио тапшырулар эшләп китте, сәхнәдә спектакльләр куелды. Ул - көчен кызганмаган, зур эшләр башкарган сәләтле җитәкче иде, мәдәният үзәге өчен янып-көеп яшәде, бөтен күңелен биреп эшләде. Мәдәният үзәге уңышларга иреште, традицияләрне саклаучы уникаль үзәк булды. Бүген үзәк бинасын хан сарайлары белән чагыштырып була. Үз милләтенең патриоты булган җитәкче татар теле һәм әдәбиятын белү мөһимлеге турында уйлап, татар тапшырулары, түгәрәкләр, театр ачу өчен күп көч куйды. Ул чорны сагынып искә алабыз. Сафиулла Фәйзулла улының өметләре аклансын иде, милли горурлыгыбызны югалтмыйк, - диде. Чыгыш ясаучылар «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле әгъзалары, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, ветеран укытучылар Сөнгатулла Бекенин, Галия Абайдуллина, үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева үзләренең якты хатирәләре белән бүлештеләр. Залда утыручы һәрбер кеше ул елларны күпләрне сокландырырлык итеп үткәрелгән милли бәйрәмнәребезне искә алдылар. Сафиулла Ильясовка, мәдәният үзәгенә багышланган шигырьләр укылды. Чарада катнашучылар мәдәният үзәген саклап, монда эшләп килгән юнәлешләрнең дәвамы уңышлы булачагына ышанычларын белдерделәр.

Сафиулла Ильясовның вафатына 7 ел булган. 16 сентябрьдә аңа 63 яшь тулган булыр иде... Вакыт тиз уза. Җиде елда Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә җиде җитәкче алмашынды. Аларның һәркайсысы үз вазифасын мөмкин кадәр тырышып башкарды. Бүгенге көндә бу вазифаны Гөлсинә Ташкеева алып бара. Аның тырыш хезмәтен, халыкка, хезмәт ветераннарына якын булганын, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшләгәнен, мәдәни чараларны оештыру сәләте барлыгын тамашачылар күрәләр, шуңа аны бик тә хөрмәт итәләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836