Материалы

Хәтер мәңгелек...

последние и лучшие новости искусства в мире

Егерменче гасыр тарих битләренә язылып, меңнәрнең гомерен алган, ничәмә буынның бәхетен урлаган сугыш еллары артта калды. Алар турындагы хатирәләр генә онытылмый. Бу канлы сугыш юлларын үткәннәрнең арасында бик күп милләттәшләребез, татар егетләребез һәм кызларыбыз бар. Кызганычка каршы, аларның күпләре чит-ят җирләрдә азатлык өчен башларын салдылар. 1994 елны Екатеринбургта басылып чыккан Төмән өлкәсенең “Хәтер китабы”н кулга алып, беренче битен ачу белән татар фамилияләрен күрәсең.

Ялутор районын ачсаң, Миннегали абый Абайдуллин- нан башлана. Сугыш афәте кагылмаган, ишек шакымаган капка, гаилә калмаган дисәм, ялгыш булмас. Исәпле көннәр, атналар, айлар Ходай ризалыгы, ярдәме белән үтеп, вакыт йомгагы сиздерми генә сүтелә тора. Ләкин ул авыр, канлы сугыш, ачлы-туклы, мәрхәмәтсез, йокысыз төннәр бервакытта да онытылмас. Безнең Сәел һәм Тәрсәк авылларыннан фронтка 156 кеше китеп, шуларның 67се генә исән кайткан. Алар да булса, мәңгелеккә бакыйга күчеп беттеләр. Латыйповлар - 21 кешедән 10сы исән кайттылар. Хәчи белән Шәүкәт абый Гариповлар икесе дә һәлак булдылар. Калиевлардан 7 кешедән 3се кайтмады. Әсхәт белән Варис Мәликовлар икесе дә һәлак булдылар. Хәлиуллиннардан – 8 кешедән (Гыйрфан белән Камил абыйлар) исән кайттылар. Алар турында язып бетергесез. Күпме кан түгелгәнен, гомерләр өзелгәнен, күз яшьләре елга булып акканын бер Ходаем үзе генә белә. Тол калган хатыннарның да берсе дә фани дөньяда юк. Сугыш чоры балалары да исәпле генә. Менә алар: Наил Латыйпов, Сабит Мөлеков, Абзалетдин Сайдаков, Саҗидә Хәлиуллина-Мулюкова, Минничиан Хәчи кызы, Закирә Низаметдин кызы һәм Майсәрвәр Мөхәммәтрәхим кызы. Сугышка киткән ирләр эше барысы да хатын-кызлар һәм малайлар җилкәсенә төшә. Бигрәк тә хатыннарга тракторда эшләве авыр була. Барысыннан да күбрәк – 15 елга якын бу авыр эшне башкаручы Минкамал апа Мәликова-Шукурова була. Ул башта бертуган энесе Варис абый белән эшләгән булган, аны фронтка озаткач, Мөслимә Латыйпова белән кала. Фатыйха апа Калиева Ялуторга госпитальгә утын ташый. Суык үткәреп, чирләп киткәч, башка эшкә күчә. Шәкимә һәм Шәкүрә апаларны Төмән шәһәренә җибәрәләр. Алар анда трактордан тыш, автоматтан атарга, сүтеп-җыярга өйрәнәләр. Чаңгыда йөрергә 5 минут соңга калганнары өчен 5 куб.м. утын кисүләрен алар онытмадылар.

Авылыбызда 2012 нче елда мәктәп ябылды. Хәзер бары тик балалар бакчасы эшли. Укучылар Исәт мәктәбендә укыйлар, аларны автобус йөртә. Мәктәп булган заманнарда, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелә торган иде. Мәктәп музеенда фото һәм видеолар саклана хәзер. 1995 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Җиңү көне бәйрәменә фронтовикларның исемнәре язылган кызыл флажоклар һәрбер йортка, ә тамырлары өзелгәннәрнең мәктәп ишек алдына куела. Бу эшләрне 40 ел шушы мәктәптә эшләгән Закирчан Латыйпов алып бара. Авыл халкы исеменнән аңа рәхмәтебезне белдерәбез. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы белән сокландыра. Авылдагы иҗтимагый эшләрдә ул һәрвакыт беренче. Авылыбызда Җиңү бәйрәме, “Үлемсез полк” акциясе үткәрелеп тора. 22 июнь көнне сугыш кырында ятып калганнарга һәм авылга кайтып бакыйга күчкәннәргә Әнис абый Латыйпов Коръән сүрәләре багышлады.

Ә Марат абый белән Гөлсинә ханым сугыш чорын, кемнәр беренче булып фронтка киткәннәрне, тракторда эшләгәннәрне искә алып үттеләр.

Вакытның хуҗасы без түгел. Буыннар бер-бер артлы алышынып тора. Авыр сугыш еллары турында яшьләргә аңлатасы, төшендерәсе иде. Бу тыныч, якты, нурлы тормыш өчен 27 млн кешенең гомере өзелгәнен белсеннәр, онытмасыннар иде.

Күгебез аяз, илебез тыныч булып, җитәкчеләребезгә ныклык, түземлелек, көч бирсен иде, Ходаем!

Гөлсинә ГАЗИЗОВА, Ялутор районы, Сәел авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума