#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтне хезмәте белән яулаган

последние и лучшие новости искусства в мире

(Илебезгә бәреп кергән фашист Германиясе белән сугыш балачагын өзгән сабый турында язам)

“Улым, тор, кояш чыгып килә, эшкә барырга вакыт җитте”, - дип иртә таңнан баласын уята Гани Хәкимов. Бу эшчегә бары 6 яшь була. Малайның тагын бераз йоклыйсы, күргән төшен дәвам итәсе килә. Гәүдәсе әле берничә сәгать ат башында селкенеп барганнан соң, рәтләп ял да итеп өлгермәгән.

Камил Хәкимов 1935 елның сентябрендә Яркәү районы, Югары Бихтәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл үзенең бай пристане белән дан казанган. Елга транспорты ул заманнарда утын белән ягылган. Хезмәт яратучы авыл халкы үзенең азык-төлеген киемгә, тукымага, савыт-сабага, эш коралына алыштырган. Камилнең ата-бабалары Байкаловодан алып Сорокинога кадәр 12 чакрым юлны караганнар. Әтисе даими пристаньне утын белән тәэмин иткән. Гаилә җитеш яшәгән. Бәла-каза килә: репрессияләр башлана. Хәким бабае репрессияләргәчә үлә. Бөтен михнәт улларына төшә. Аларны Совет власте авылдан куа, 8 конфискацияләнгән йортны Байкаловога күчерә. Камил Гани улы яңа җирдә сакланган йортны гел исенә төшерә. Анда ниндидер лаборатория урнаша.

Олы агасы Әбләлим Хәкимов бөтен гомерен диярлек гаиләсе белән аралашу хокукыннан мәхрүм булып Колымада һәм Салехардта уздыра. Шуңа да карамастан, Төмәндә татар зиратында күмелгән. Әбләлим Хәкимовның бүгенге көндә бала-оныклары алдынгы, хөрмәткә лаеклы кешеләр.

Камил Гани улының кече агасы Әбделхак Хәкимов 9 яшендә ятим кала, Әбләлим абыйсы гаиләсендә үсә. 1930 нчы елларда Беломор-Балтыйк каналын төзүдә катнаша. Пенсиягәчә колхозда, совхозда эшли, мактаулы колхозчы исеменә лаек була.

Камил Хәкимов үзенең хезмәт сөючән, гадел, кешелекле булуы нәтиҗәсендә бөтен нәрсәгә үзе ирешә. Башта мәктәпне, аннары механизация училищесын тәмамлап, яхшы белгеч була. Берничә ел пароходта йөзә, армиядә хезмәт итә. Анда нурлану дозасын ала. 1957 елны командование вакытыннан алда өенә кайтара. Ул озак дәваланганнан соң туган авылына кайта. Гаилә кора, йорт төзи. Үсеп җиткән улы белән бергә тракторда эшли, бригадир вазифасын үти. “Труд” совхозында баш инженер була.

Шәхси тормышы уңмый, ике баласын алып хатыныннан аерыла. Кабат өйләнә, икенче тормыш иптәше Хөсниҗамал апа Камил Гани улына ике бала белән килә. Ул хуҗалыкны да алып барырга, йортны да тәртиптә тотарга өлгерә, ире берничә айлап шифаханәдә ятканында аны зарыгып көтә. Колхоз, совхозлар бетерелгәч, Камил гаиләсен алып Төмәнгә күчә. Монда ул леспромхозда эшли, аны оста итеп техника ремонтлаганы, хезмәтенә җитди, җаваплы караганы өчен ихтирам итәләр.

Хөсниҗамал апа үлем түшәгендә ятканында кызы – Равия Равил кызына, оныгы Дамирга әтиегезне, бабаегызны яхшы карагыз, тәрбияләгез дип әйтеп калдыра. Равия һәм Дамир Бәтретдиновлар үтенечне намус белән үтиләр. Яңа йорт төзеп чыккач, бабаена бөтен уңайлыклары белән бүлмә җиһазлый.

Камил Хәкимов 85 ел яши. Коронавирус белән авырый, госпитальдә ята. Анда гел туганнарын көтә, аеруча вакытыннан алда авырып үлгән Рафаил улын юксына. Камил аганың яткан туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Аны якыннары коронавирустан курыкмый бөтен шәригать кануннары буенча Төмәннең татар зиратында күмделәр.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836