Материалы

Ышаныч, өмет уятучы

последние и лучшие новости искусства в мире

“Бәрәкәт” хәйрия фонды быел да Яңа ел алдыннан күп балалы, мохтаҗ гаиләләр, ятим һәм мөмкинлеге чикле булган балалар өчен чыршы бәйрәме оештырды. Форсаттан файдаланып, без фондның попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдиновадан соңгы вакытта башкарган эшләре турында сораштык. Ул: “Бездә ятим бала юк” проекты үзенең вазифасын 10 ел бик уңышлы алып барды дияр идем. Әмма, төрле сәбәпләр аркылы, шул ук состав белән безгә яңа - “Бәрәкәт” хәйрия фондын ачарга туры килде. Безнең спонсорлар да алышынмадылар, алар безгә шулай ук хәлләреннән килгәнчә булышалар. Беразга эшчәнлегебез тукталып торган иде. Әлһәмдүлилләһ, хәзер бары да җайга салынды. Билгеле, быел авыррак булды, шуңа карамастан, без Тубыл шәһәрендә яшәүче Казюковларның яңа йортларына пластик тәрәзәләр куярга ярдәм иттек.

4 балалы бу яшь гаилә янгын чыгып өйсез калды. Аларның кайгыларын уртаклашып шәһәр халкы акча җыйды. Шулай ук өлкәдә Татарстан артистлары концертларын оештыручы Фәрит абый Хәкимов сәхнәдән тамашачыларга мөрәҗәгать итеп тә зур булышлык ясады. Һәм “АрктикПромИзыскания” оешмасы җитәкчесе Реваль Хөснетдинов матди ярдәм күрсәтте. Күптән түгел Казюковларның кызлары белән телефоннан сөйләштек, алар сөенечләренең чиксез булганын белдерделәр. Хәтта тәрәзә куелган өйләре һәм без җибәргән Яңа ел бүләкләрен тотып төшкән фотоларын да алдык. Гомумән, без ярдәм иткән гаиләләр белән тыгыз элемтәдә, аралашып яшибез. Аларны өлкәдә узган төрле хәйрия чараларына чакырабыз. Һәм ел саен, традиция буенча, Яңа ел алдыннан чыршы бәйрәмендә очрашып, балаларга бүләкләр тапшырабыз, ата-аналар белән бергә утырып чәйләр эчеп, аралашабыз. Менә шулай без тукталып калмыйча, һаман алга барабыз, башкарасы эшләр күп, теләк тә бар. Халык безнең эшне сайттан карап, тикшереп, күзәтеп бара. Димәк, халык безгә ышана, ә бу инде иң мөһиме. Чынлап та, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итеп, күңелендә ышаныч, өмет уятсаң, аңа яшисе җиңелрәк булып китә. Ул тормышка бөтенләй яңача карый башлый, үзенең хәле мөшкел булуга карамастан, башкаларга булышырга дигән теләк барлыкка килә. Ә бу, минемчә, бик әһәмиятле сыйфат. Бу көннәрдә фонд әгъзалары ярдәмчеләребез белән узган елга нәтиҗә ясап, яңа елга планнарны барладык. Аларның иң мөһимен газета укучыларыбызга да җиткерәсем килә. Өлкәдәге күренекле артистларыбызны туплап өлкә буйлап хәйрия концертлары оештырырга планлаштырабыз. Шуны күздә тотып, бу эшкә үзләренең өлешләрен кертергә теләкләре булган сәләтле якташларыбызны да чакырабыз. Бары тик бергә, бердәм булсак кына без көчле һәм язмышның теләсә нинди җилләренә каршы торалачакбыз, милләтебезгә күбрәк файда китерәчәкбез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума