#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игелекле эш башкаручылар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-7Тубыл шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы шәһәрдә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарына Яңа ел бүләкләрен тапшырды. Бу игелекле эшләрне башкаруда ярдәм иткән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин котлау сүзендә: “Айсылу Әптелмән кызы татар мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эшләр башкара, өлкән яшьтәге якташларына ярдәм итә. Бу эштә аңа улы Эдуард Юнысов һәм тормыш иптәше Тимур Ниязов булышалар.

Аларның актив гражданлык позициясе һәм якташлары хакына иҗтимагый эш алып барган өчен “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысовага рәхмәтләремне белдерәм, тыл һәм хезмәт ветераннарына исәнлек-саулык телим”, - дип, изге эшләрендә уңышлар теләде.

Айсылу ханым: “Яңа елны игелекле эшләр белән каршыладык. Узган ел җиңел булмаса да, алдыбызга куелган максатларны үтәдек. Бу очракта “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына, себер-татар мәдәният үзәгендә узган чараларда актив катнашкан Гөлҗиһан апа Закировага, Римма Шәриповага, Заһидә апа белән Сөнгатулла абый Бекениннарга, Рауза апа һәм Клим абый Садыйковларга, Гөлния һәм Шиһабетдин Шәриповларга, Фәридә апа Ташбулатовага, Равилә Фазыйловага рәхмәтләремне юллыйм. Бердәм Россия депутаты Михаил Никитин ярдәме белән оештырылган күчтәнәчләрне һәркемгә өйләренә барып тапшырдык. Миңа гел ярдәм итеп торган улыма һәм тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Тормышта көн саен без мохтаҗларны да, ярдәм итәргә теләүчеләрнең барлыгын күрәбез. Ел дәвамында күп чаралар үткәрдек. Игелекле, ярдәмчел дусларыбызга рәхмәтлемен. Андый гамәлләрне һәркемебез эшли ала. Теләк кенә булсын! Яңа 2022 нче елда да бергә һәм бердәм булырга язсын. Яхшы, күркәм эшләр, изге гамәлләр башкаручыларның хезмәте башкаларга да үрнәк булсын иде”, - диде.

“Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасына күтәренке рухта, шатланып, изге гамәлләреннән, үткәргән чаралары, очрашулардан илһам алып яңа елда да эшләрен дәвам итәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836