#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игенчеләрне данладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-9Илебез 4 нче ноябрь – халыкара бердәмлек көнен бәйрәм иткән арада, ял белмәс Аслана татар мәдәният үзәгенең иҗади үзешчән артистлары район үзәгеннән еракта урнашкан кечкенә авылларга барып авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очраштылар. Алар 28 хезмәт ветеранына чын бәйрәм ясап, бүләкләр өләштеләр, тирән эчтәлекле концертлар оештырдылар. Ә Калмаклар авылында клуб мөдире Ильмира Гарипова җитәкчелегендәге “Умырзая” фольклор ансамбле җырчылары озак еллар намуслы хезмәтләре белән район экономикасына зур өлеш керткән авылдашларын данлап театральләштерелгән ямьле концерт куйдылар, аннары хөрмәтле якташларын тәмле, милли ризыклар белән сыйладылар.

“Себер киңлегенең данлы уллары” дип аталган акция кысаларында Аслана татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илчан Хөснетдинов үзенең иҗади командасы белән беренче булып Күлавылда яшәүче С.Киров исемендәге колхозда 45 ел фидакарь хезмәт иткән күренекле механизаторлар Муса Минназаров, Нариман Вәлитовны, аннары Бумаер авылында яшәүче Минниәхмәт Исхаков, Баязит Галеев, Тимерхан Әбделхәевны котлады. Кулик авылына килгәч,иалар халыкны Касыйм Мәхмүтов яшәгән йортның ишек алдына җыеп, хөрмәткә лаек булган хуҗаны, Хәлит Егоров, Альберт Сабиров, Рәшит Галеевны котлап матур бәйрәм программасы уздырдылар. Бу кешеләрнең хезмәт һәм тормыш юллары турында күп язарга була. Ә 80 яшьлек юбиляр Рәшит Галеев турында аерым әйтергә кирәк. Бетмәс-төкәнмәс энергияле, тормышка оптимистик карашлы, яхшылыкка, якты киләчәккә бар күңеле белән ышанучы комбайнчы яшь буын өчен үрнәк булып тора. 47-8Ул үзенең фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт Кызыл байрагы”, 3 нче дәрәҗәдәге “Хезмәт даны” орденнары, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнгән. Шул ук көнне татар мәдәният үзәге артистлары музыкаль котлау белән Рауды авылында яшәүче күренекле тракторчы Зәйнулла Айтдинов, Закир Тачиев, Әхмәт Кормановлар яшәгән йортларның да ишекләрен шакыдылар.

- “Себер тирәнлегенең данлы уллары” дип аталган бәйрәм марафоны иртәдән алып таңга кадәр армый-талмый кырларда эшләп, илебезне он, икмәк белән тәэмин иткән хезмәт ветераннарына багышланды. Бу акциянең төп максаты гадәти котлаулар белән генә чикләнми, ә хезмәт кешеләренә карата чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләребезне, аларга булган хөрмәтебезне белдерү дә. Алар үз вазифаларына тугры булып, илебез йөкләмәләрен зур җаваплык белән башкарулары, илебезне, кече туган якларын өзелеп яратулары белән дә яшьләребезгә олы үрнәк булып торалар. 47-10Колхозның танылган механизаторлары котлауларны һәм лаеклы бүләкләрне тантаналы шартларда гаиләләре белән кабул иттеләр. Шундый зур игътибар, ихтирам күрсәткәнебезгә хәтта бераз аптырап та калдылар. Әмма барсы да бик шатландылар. Безнең бай маршрут турында белеп алгач, Бумаер авылындагы очрашудан соң оста хуҗабикә Сәгъдия апа Әбделхәева юлга бик күп камыр ризыклары салды. Бу чараларны уздыруда ярдәм итүчеләрнең һәркеменә үзебезнең олы рәхмәтебезне белдерәбез. Авылларда узган очрашулар күңелле аралашу җылысы белән истә калачак”, - дип сөйләде Илчан Хөснетдинов.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836