Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ихтирамга лаеклы шәхес

последние и лучшие новости искусства в мире

15-6Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Хәлил кызы Ташкееваны 55 яшь юбилее белән шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты вәкилләре, себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре котладылар. Мөлаем йөзле гүзәл ханымны, тырыш җитәкчене хөрмәт итеп күп җылы сүзләр яңгырады.

Юбилей көннәрендә һәркем үзенең үткән тормыш юлына борылып ниндидер нәтиҗә ясыйдыр. Гөлсинә Хәлил кызы 10 елга якын Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасында эшли, студентлары остазын яраталар, хөрмәтлиләр.

Ул аспирантурада укып 2009 нчы елны “Я.К.Зәнкиев романнарында мифология, фольклор мотивлары» темасына диссертациясен уңышлы яклап чыга. Гөлсинә Хәлил кызы кайда гына эшләсә дә коллегалары өчен үрнәк. Балалар бакчасында, мәктәптә, институтта, бүгенге көндә себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе булып хезмәт итүче Гөлсинә Ташкеева тырышлыгы, эшкә җаваплы карашы, кешеләргә игътибарлы булуы белән аерылып тора. 1995 нче елларда себер татар мәдәният үзәгенең мәгариф бүлегендә эшләгән чорда аның җитәкчелегендә беренче мәртәбә татар телендә балалар өчен яңа ел кичәләре шәһәрнең Драма театрында узган иде. Беренче мәртәбә оештырылган шигърият бәйгеләре мәктәп укучыларын, әти-әниләрен дә кызыксындырды. Бүгенге көндә татар үзәгендә балалар, яшүсмерләр өчен татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча вокал, фольклор, бию түгәрәкләре эшли. Җитәкче яшь хезмәткәрләрен төрле иҗат бәйгеләрендә катнашырга җибәрә, алар яңа алымнарга өйрәнәләр, мастер –классларда катнашалар, профессиональ осталыкларын үстерәләр. Яңа елдан себер татар мәдәният үзәгенең “Себер дәрьясы” радиотапшырулары «Татар радиосы»ның 107.1 каналында Тубыл шәһәренең мәдәни яңалыклары белән таныштырып бара, “Себер иле” тапшыруларын интернет челтәрендә күп телетамашачылар карыйлар. Хезмәт юлында кыенлыкларга бирешмичә эшне алга таба алып барган Г.Х.Ташкеева күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.Юбилее уңаеннан җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, шагыйрә Галия Абайдуллина аңа багышлап шигырьләр иҗат иттеләр. Коллегалары Гөлсинә Хәлил кызына татар халкының мәдәниятен саклауда, үстерүдәге хезмәте өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм иҗади уңышлар теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836