Октябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә икмәк турында интернетка куелган фоторәсемле хәбәр шаккатырды. Төмәннең Монтажников урамында ниндидер адәм актыклары күп кенә икмәктән юл уртасында чүплек ясаганнар. Шуның кадәр күп икмәкне ыргытырга кемнең кулы күтәрелде икән? Төрү кәгазьләрендә “Железнодорожный хлеб” дигән язу күренә. Шәһәр кешеләре таң калып рәсем астына комментарийлар биргәннәр. Берәү сәүдә челтәре ыргытты микән, дип шик белдергән. Икмәкне хайваннарга төяп китәргә теләүчеләр дә табылган.
Икмәк – иң бөек азык. Аны шулай мәсхәрә итүчеләр нинди юл белән кибет киштәләренә килүен белмиләрдер. Крестьянның авыр хезмәтен күз алдыбызга китерик: авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышын кредитка батып, язга дип өметләнеп ашлама, ягулык-майлау әйберләрен һәм башкасын әзерлиләр, техникаларны төзекләндерәләр, мөһим булганда яңасын сатып алалар. Язын кырларны сукалап орлык чәчәләр. Һава торышы нинди була бит әле! Җәен агрономнар башакларны тәрбияли. Көзен комбайннар кырга чыгып икмәкне урып-җыя, машиналар ташый. Уңыш шулай ук һава торышы белән бәйле. Аннары амбарларда киптерелеп, он итеп тарттырырга озатыла һәм башкасы.
Хәзерге заманда Җир шарының кайсыдыр бер почмагында кешеләр ачтан тилмереп үлә. Икмәкне шулай рәнҗетү ямьсез күренеш. Ирексездән Бөек Ватан сугышы елларында әти-әниемнең балачакларында ач йөргән вакытлары, Ленинград блокадасында ачтан үлгән ватандашлар искә төште. Нинди генә заманалар булмасын, икмәкне зурлыйк, ихтирам итик!
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.