Материалы

Илаһи ният кылдык

последние и лучшие новости искусства в мире

12-11Галәм ул, иксез-чиксез океан. Менә шуның дулкынында Ходай ярдәме һәм ризалыгы белән гасырлар буе бик күп планеталар, алар арасында безнең үзе кечкенә, үзе бик зур Җир шарыбыз – җир анабыз. Адәм баласының гомере гамәл исәбендә, бары тик бер мизгел. Без бу дөньяда кунакта гына. Шул исәптән бар нәрсә белән кызыксыну килеп чыга. Дөрес, өйдә генә утырып, телевизор аша карап илләрне күреп була. Ләкин үз күзләрең белән күрүне бер нәрсә дә алыштырмый. Күрәсе, беләсе килү кешене юлга чыгара.

Ходаема тапшырып, ниятләнеп китәбез. Безнең төркемгә илебезнең кайбер почмакларында булырга насыйп итте: Татарстанда, Казахстанда, Кыргызстанда, Аркаимда, Санкт-Петербургта, Кунгур мәгарәсендә. Казан шәһәрендә төзелгән Кол-Шәриф мәчете күңелгә горурлык һәм шатлык биреп, бөтен җиреннән нур һәм пакьлек бөркелүе белән аерылып тора. Аның затлылыгына исең китәрлек. Матур түшәмнәр, келәмнәр - бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек хис итәсең үзеңне. Аллаһының бер могҗизасы булып экскурсия ясаучы Сафия ханым белән бергә өйлә намазына басуы бигрәк инде күңелгә ятышлы булды. Болгарда затлы ак мәрмәрдән генә төзелгән Ак мәчет ишеге ябык булып, хәер-садакаларыбызны салыр өчен, каравылчысы белән подвал аша үтеп, аның эченә керүгә - үзе бер могҗиза. Шөкер, Биләрдә дә шифалы су белән коенып, намазга бастык. Казахстанда күп мәчетләрдә, музейларда, океанариумда, Байтерек монументында булдык, Бурабай Балхаш күлләрендә су коендык. Кыргызстандагы Тянь-Шань таулары һәм Иссык-күлгә тиңнәр юктыр инде. Күлдә су коенып, катерда йөзүләр бер төш сыман булды. Йөрәк формасында булган һәм икегә ярылган “Джеты Огуз» тавын күрдек. Аркаим ул үзе башка планета кебек икән. Санкт-Петербургның архитектурасы күз явын алырлык. Эрмитажда, Петергофта, Петропавловск утравында булдык, Шлиссельбург шәһәрен, Кронштадны, Орешек утравын, “Красин” бозваткычын, Юсуповлар сараен һәм башка музейларны күреп, метрода, катерда йөрергә насыйп итте.

Ә инде 2020 елның җәй уртасында, чикләүләргә карамастан, Башкортостанга бардык. Сәяхәтебезгә сөенә-сөенә, автобус тәрәзәсеннән чәчәкләргә күмелгән яшел урманнарны, зәңгәр күлләрне, авыл-шәһәрләрне, тирә-як матурлыкны күзәтеп бардык. Рульдә утырган энебез Зәйнулла Шаматов һәм аның хатыны Мөнирә үзләре дә романтиклар. Теләкләребезне үтәп тордылар. Уфа шәһәре безне колач җәеп, нурлы кояшлы көне белән каршы алды. Урамда 30 градус эссе, һавада ник бер болыт кисәге булсын. Атна буена бергә сәяхәт итәсе төркемебез белән ашап алгач, шәһәр белән танышырга чыктык. Беренчедән, шәһәр җиде калкулыкта урнашуы, урамнары әле үргә менүе, әле түбәнгә төшүе гаҗәпләндерде.

Һәрбер җирнең үзенә генә хас булган үзенчәлеге була. Юллары көзге кебек тип-тигез, урамнары чиста-пөхтә. Кызганыч, мондагы матурлыкның барысын да туйганчы күреп булмады. Музейлар ябык булса да, мәчетләр ачык, шуларның берсе “Ла-Лә Тюльпан” мәчете безгә бигрәк ошады. Ак елгасы буенда, биек тау башында, шәһәрнең йөзе булган, туристларны үзенә карата торган башкорт халкының горурлыгы - Салават Юлаевка куелган һәйкәл янында өлкәннәргә, балаларга кушылып рәхәтләнеп без дә ял иттек. Суы бераз тозлырак булган Асыл күлендә су коендык. Бу аккошлар яраткан күл икән.

Аш-суларын язмасаң, хата булыр. Милли ашларыннан тыш, ипиләрен ашап карамыйча кайтырга ярамый. Ул шулкадәр тәмле, телеңне йотарлык. “Бәләбәй” сырлары һәм майлары ни тора!

Бу сәяхәтнең “йөзек кашы” – төп максатыбыз булган изге “Нарыстау” тавы иде. Анда менгәнче чистарынырга кирәк булды. Курган шәһәреннән ерак булмаган “Чимеево” ирләр монастырендагы кебек, тау куышында урнашкан көмеш төсле шифалы суы, торбалар аша үтеп, ике бүлмәгә бүленгән зур түгел йорт эчендәге бассейннарга ага. Менә шул суда коенып-тазарынганнан соң гына изге җиргә күтәрелергә рөхсәт ителә. Тауның уртасында, ниндидер тылсымга төренеп, аерым бер дөнья булып Аллаһы йорты – мәчет төзелгән. Менә шул мәчеттә йөрәккә ятышлы вәгазьләр тыңлаганнан соң, монда яткан изгеләр хакына - хәер-садакаларыбызны калдырып тагын тау башына күтәрелдек. 630 нчы еллар монда җирләнгән изге җаннар-шәехләр – Зөбәир Заһит улының һәм Абдрахман Зөбәир улының каберләре янында Коръән сүрәләрен укыганнан соң, тирә-якның матурлыгына сокланып аска төштек.

Бу җирләргә элек җәяү дә, атларга, хәтта дөяләргә менеп сәяхәтчеләр килгән. Безнең белән төрле милләт кешеләре булды. Аруларны бер дә сизмәдек, бу бит гомергә бер була торган күренеш. Фани дөньяда яшәгәндә гомерне заяга уздырмыйча, хәлеңчә яхшылыкны, изге эшләрне күбрәк эшләп, күпне белеп һәм күрергә тырышып яшәргә кирәк. Аллаһыма боларны күргәнем өчен мең рәхмәт! Ходаем насыйп итсә, исән-сау булсак, ният кылып сәяхәтләрне дәвам итәрбез.

Безне йөрткән Мөнирәгә, Зәйнуллага, Фәрид Кормановка рәхмәтебезне белдерәбез.

Гөлсинә ГАЗИЗОВА, Ялутор районы, Сәел авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума