Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илгә хезмәт итүче

последние и лучшие новости искусства в мире

38-9Һәр кешенең тормыш юлы, үзе бер тарих, диләр.

Биктимер Аширбаев 1957 елда табигатьнең жанланган, ямьле яз көнендә Тубыл районы, Үләртеш авылында дөньяга килә. Хезмәт сөючән, тату, бер-беренә ярдәмчел зур гаиләдә ул көтеп алган беренче малай була. Инәсе - Хәбибчамал Туктасын кызы, ә атасы - Таир Хабис улы - авылда ихтирамга лаек кешеләр. Таир Хабис улы Тубыл зооветтехникумының бер еллык курсын тәмамлап, Симонова авылында колхозның зур җәнлекчелек фермасында ферма мөдире булып эшли иде. Елга аръягындагы күрше авылга юл юк, сукмак кына була. Ул иртәнге сәгать биштә эшкә китә, кыш көннәрендә, карны ерып жәяүләп йөри. Бүреләр белән очрашкан вакытлары да була.

Биктимер туган авылында 4 класс тәмамлап, Санникова мәктәбендә белем ала. Ул йомшак күңелле, сабыр, тәртипле бала булып үсә. Авыл малайлары белән тату-дус яши. Балачак вакытларын искә алып Мансур Кабаев, Рәтиф Мәхмүтов, Рован Ишмәтов әле дә сөйлиләр. Җәйге каникул вакытларында алар атлар белән колхоз эшләрендә катнашалар. Август аенда биек эскертләрдәге җитенне суктыру башлана, малайлар житен көлтәләрен җашыйлар. Эшнең кайнаган чагы, балалар өчен дә эшләр җитәрлек. Кырларда тракторлар, комбайннар гөрли, ындырда суккычлар эшли. Үләртеш авылында зур механизацияләнгән терлек комплексы төзелә. Бу әкияттәге кебек, искитәрлек хуҗалык була.

Дөньялар рәтләнә башлап, авыл халкының киләчәккә өметләре якты, күңелләре күтәренке хисләр белән тула. Каникул вакыттагы эшләр беткәч, 1972 елда 15 яшьлек Биктимер яңа фермага терлекче булып урнаша. Кыш үткәч, авыл бригадиры Хәйрулла Ишмәтов аны мәдәни-агарту эшенә тәкъдим итә. Ул клуб мөдире буларак 36 сум, өч авылга кино күрсәтеп - 39 сум, ә барысы 75 сум эш хакы алып эшли.

Клуб өчен салынган агач өй көн саен халык белән шыгрым тулы булып, атаклы совет фильмнары күрсәтелә. Яраткан фильмнарын халык кабат күрсәтергә сорый. Мәктәп укытучысы Руфа апа Ниязова концертлар әзерли, кич яшьләр өчен биюләр оештырыла. Анда күрше авыллардан, урып-җыю эшенә килүчеләр, студентлар катнашалар. Яшүсмер Биктимер график буенча, ат яки велосипедта Өстамак авылына барып кино күрсәтә, өенә төнлә генә кайтып җитә.

Армия хезмәтен Сахалин утравында башлый. Юаш, авылдан беркая чыкмаган яшь егет “дедовщина”га эләгеп, госпитальдә дәваланганнан соң, Тубылга китерәләр. Яшь организм әкренләп җайга килгәч, ул яңадан элекке эшенә урнаша. Әтисе иртә вафат була, зур гаиләдә апалары барысы да белем, диплом алып, уңышлы тормыш корып, төрле төбәкләрдә урнашалар. Кече энесе Бикбулат та Төмәндә бораулаучыга укып, Ямал ярымутравына буровойга эшкә китә, югары хезмәт хакы алып эшли башлый. 1985 елда Биктимер әнисе белән апасы янына, Тубылга күчә. Тубыл шәһәрендә ТЭЦ оешмасын төзү эшләре бара. “Уралэнергомонтаж” трестының бер участогына эшкә урнаша. Яхшы хезмәт хакы алып, сигез ел эшли ул биредә. Шул елларда ул Зөhрә Каюм кызы белән никахлашып, гаилә корып җибәрәләр, уллары Фәннур белән уртак кызлары Розаны тәрбияләп үстерәләр. Фәннур 5 ел Мәскәүдә укып, хәзерге көндә Тубыл мәчетендә хәзрәт булып эшли, Роза Тубыл пединститутын тәмамлап, психология фәнен укыта. ТЭЦ оешмасы төзелгәч, нефтехим комбинатының тимер юл участогында монтер, тепловоз йөртүче ярдәмчесе вазифасын зур җаваплылык белән башкара. Биктимер Таир улы 36 ел инде шәhәрдә яши. Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Яхшы пенсия алып яшәсә дә, хәзерге көнгәчә эшли. Быел аның 50 еллык хезмәт стажы тула.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, соңгы 10 елда алар бакчачылык белән кызыксынып киттеләр. Биктимер Таир улы кызыклы әңгәмәдәш. Тик утырганда гына күпме авыл вакыйгаларын искә төшереп, аны кызыклы итеп сөйләп бирә. Үләртеш авылында электән атаклы мәзәкче Хафиз бабай Ишметов булган, икенче буында Сәфәркә әкә Кабаев, аларның дәвамчысы итеп Биктимер ага Аширбаевны әйтергә була. Алар сөйләгәннәр буыннан–буынга күчеп, халыкта сакланып килә.

Биктимер Таир улы hәм Зөhрә Каюм кызы гаиләсенә уңышлар, тән саулыгы, җан тынычлыгы hәм тыныч картлык телибез.

Равия ТИМИРОВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836