#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илле еллык мәхәббәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән сугыш һәм тыл ветераннары Бибинур апа белән Хәмидулла абый Бәшировлар гаиләсендә бишенче бала булып бер кыз туа. Аңа Мәликә дип исем кушалар. Аңа әнисе матур җырлар, ә соңыннан изге Коръән сүрәләрен көйли.

Җитмеш елдан артык вакыт үтте инде. Мәликә Хәмидулла кызы үзенең тормыш иптәше Рәис җизни Сәйдуллин белән ата-ана йортында бәхетле тормыш кичерәләр. Яшь чакларында яккан гаилә учагы аларның күңелләрен җылытып, мәхәббәтләрен арттырып торды.

Тормыш итү – диңгез кичү диләр. Тормыш дулкыннарын баса-баса, алар үзләренең бәхетләрен саклап калдылар. Элекке яшь вакыттагыча, Мәликә апа яратканын печәнлектән кайтканын көтә, йөгереп каршы алырга чыга.

Күрше Түбән Тәүде районының Киндерле авылыннан килгән яшь егет күп балалы тату гаиләдә тәрбияләнеп үскән, эшчән, тырыш, үзе гармунда уйный. Ул һәр яктан уңган, сөйгәненә менә дигән пар. Моннан күп еллар элек, “Каскара” совхозы аякка баскан чакта, Рәис абый тимер атына атланып басуда эшләде, иптәшләре белән җир сөрде, печән әзерләде. Ә хәзер, лаеклы ялда булса да, җәй буе печәнлектә ул.

Тегүче һөнәрле Мәликә апа үзенә килешле эш тапты. 1981 елның декабрендә авылыбызда тегү участогы ачылды. Мәликә апаны аның мөдире итеп билгеләделәр. 25 хатын-кыз, тату коллектив булып, Мәликә апа җитәкчелегендә төрле әйберләр тектеләр, бик тырышып эшләделәр.

1993 нче елда комбинат ябылды. Авыл кешесенең эше үз хуҗалыгында да җитәрлек, иртәдән кичкә кадәр бетми: мал-туарны карау, кош-кортны ашату, бакча эшләре. Мәликә апа иптәше белән бергәләп эшләргә яраталар, алар әле бүген дә сыер савалар.

Сәйдуллиннар йортыннан кунаклар өзелми. Туганнары һәрчак хәл сорашырга, садака салырга яисә ашка чакырырга керәләр. Төмәннән Әнисә апаның кызы Мәрьям бик еш килеп йөри, олы Рәйсә апасының балалары да яраткан түтәйләрен ташламыйлар.

Сентябрь көннәренең берсенә Сәйдуллиннар йорты янында машиналар тезелешеп утырдылар. Алтын туйлары сәбәпле, «Каскара» авыл хакимияте дә бүләк ясады. Кулга-кул тотышып тату гомер кичергән Сәйдуллиннар гаиләсенә кунаклар җылы теләкләрен юлладылар.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836