Материалы

Иманлы булып яши

последние и лучшие новости искусства в мире

7-5Быел Бөек Җиңү көненең 75 еллыгы уңаеннан сугыш кырларында батырлык күрсәткән, дошман белән геройларча көрәшкән бабайларыбыз, абыйларыбыз, ул гына да түгел, соңгы гомерләрен хак динебезне, дини йолаларыбызны яңадан торгызырга, халкыбызга кайтарырга тырышкан якташларыбыз, соңгы сулышлары Аллаһы сүзләре белән сүнгән абыйларыбыз турындагы мәгълүматларны «Яңарыш» битләрендә ачыкласак, яшьләр өчен бик файдалы, аларда горурлык хисләре уятырлык этәргечләр булыр иде дип күз алдыма китерәм.

Габдрахман Сафиулла улы Сафиуллин 1923 елның 1 январе көнне Байкал районы (ул вакытта Омск өлкәсе), Кызыл Яр авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Тубыл шәһәре пединституты, тарих факультетына укырга керә һәм аны уңышлы бетереп, Торбы авылы мәктәбендә, сугыш башланырга хәтле, укытучы булып эшләп китә. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшь укытучыны җәяүле гаскәрләр (пехотный) училищесына жибәрәләр. 1942 елның май аенда тизләтелгән курсны тәмамлап, фронтка китә. Һәм сугышның иң кызган урыннарына эләгә - Төньяк-көнбатыш фронтның Ленинград шәһәре янындагы 1278 нче укчылар полкына беркетелә, укчылар взводының командиры итеп билгеләнә. Бу вакытта Ленинград шәһәре блокадада була. Шәһәрне азат итүдә катнаша, 1942 елның июль аенда каты яралана һәм госпитальдә ятып чыга. Бер хәтле төзәлгәч, военрук итеп билгелиләр.

22 декабрь, 1942 ел. «Ленинградны азат иткән өчен» дигән медаль белән бүләкләнә, 1943 елда инде лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Азат ителгән Ленинград шәһәрендә укчылар ротасының командиры итеп билгелиләр. Аннары аның күкрәгенә «Кызыл йолдыз» ордены, Тихвин шәһәрен азат иткән өчен медаль беркетәләр. Монда инде икенче тапкыр һәм каты яралана, бер күзе сукыр кала. 1944 елда туган авылына кайта. Байкалово райОНОсында инспектор булып эшли. Аннары туган авылында мәктәп директоры итеп билгелиләр. Баласын сөннәткә утырткан өчен директорлыктан төшерәләр һәм лаеклы ялга хәтле завуч булып эшли. Габдрахман абый үз гомеренә иманлы булып яши, соңгы еллары Төмән шәһәрендә үтә.

Мин үзем дә бик яхшы хәтерлим, жомга көнне, Габдрахман абый Төмән шәһәренең үзәк мәчетенә иң беренчеләрдән барып куя иде, шунда без аның белән очраша идек. Хаксыз онытылган һәм югалтылган гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны яңадан кайтаруда Габдрахман абый бик тырышты, батырларча көрәште, 2008 елның 25 ноябрь көнне вафат булды. Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума