#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исеме онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

25-825 июньдә милли җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, күренекле врач-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор Әхәт Хәлим улы Сабировка бары тик 60 яшь кенә тулган булыр иде. Аның безнең арабыздан китүенә 4нче ел инде.

Төмән районының Шыкча авылында туып-үскән егет бала чагыннан ук медицина белән киләчәген бәйлисен белеп үсә. Иң элек әбисенә булыша, аның үләннәр белән дәвалавын күңеленә сеңдерә. Аннары мәктәптә зур тырышлык белән укый. 12 тиенлек дәфтәр һәм ручка тотып Төмән медицина институтына укырга керергә килә.

Сочинение, рус теле, биология буенча имтиханнары “бишле”гә тапшырылса да, физика авыррак бирелсә дә, ул дәвалау факультетының студенты булу бәхетенә ирешә. Барлык мөмкинлекне дә кулланып калырга кирәклеген аңлап, тырышып укый. Укыганда ук операцияләрдә ассистент була. Дипломлы белгечне Сладково район больницасына баш врач итеп билгелиләр. Анда укыганын практикада куллану белән бергә, хәерчеләнгән оешманың матди хәлен яхшырту юнәлешендә дә җиң сызганып эшкә керешә. Аннары Омутинкада осталыгын чарлый. Аны онкодиспансер җитәкчесе күреп алып, үзләренә чакыра. Шуннан бу куркыныч авыру белән көрәш еллары башлана. Төрле курсларда белемен арттыра, күп тәҗрибә туплый. 1990 еллардагы торгынлык чоры аны үз эшен ачарга этәрә. Шулай халык медицинасы үзәге оеша. Анда ул рак булган авыруларны гомеопатия ысуллары белән дәвалауны куллана, аларны өлкә сәламәтлек саклау оешмаларында да үз итәләр. Химия терапиясен кабул итүне җиңеләйтү белән бергә, күп гомерләр дә сакланып кала. Тәҗрибәсе артканнан арта барган белгеч фән дәрәҗәсендә белемен үстерү турында да кайгырта. Үзәк тә молекуляр-генетик диагностика үзәгенә әверелә. Ул башта доцент, аннары профессор булуга ирешә. Диссертация эшендә молекуляр онкологияне тикшерү белән генә чикләнмичә, күзәнәк биологиясенә дә мөрәҗәгать итә. Авыруларны дәвалаганда да һәркайсына индивидуаль якын килеп эшләве белән зур уңышларга ирешә. Төмән өлкә онкодиспансерында дәвалау-практик эшләр алып бара, дәвалау үләннәре өлкәсендә киңәшче була. Төмән дәүләт медицина академиясендә студентларга онкология буенча лекцияләр укый, клиника ординатурасын әзерләү белән шөгыльләнә.

Әхәт Хәлим улы оста оештыручы, фән белгече, лектор булуы белән галимнәр, табиблар, яшь һәм тәҗрибәле белгечләр, студентлар, пациентларның олы хөрмәтен казана. Тырышлыгы өчен берничә тапкыр Төмән дәүләт медицина академиясе ректоры, Төмән өлкә губернаторы һәм Думасы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Һәм башка бүләкләре дә күп була.

Медицина өлкәсенә караган эшләре чиксез булуга карамастан, татар милли хәрәкәтендә дә актив катнаша. өлкә хакимияте каршындагы милли эшләр буенча координацион үзәкнең әгъзасы, себер татарлары автономиясенең башкарма директоры буларак күп проблемаларны хәл итәргә булыша. Ә инде милли моңнарыбызга мәхәббәте өлкәбезгә танылган татар артистларын чакыруда зур этәргеч булып тора.

Күренекле якташыбызның исеме онытылмый: аның исәпсез фәнни эшләре әле дә студентлар, яшь белгечләр өчен өстәл китабы, Шыкча авылында ул яшәгән йортка мемориаль такта куела, хәтер кичәләре үтә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836