Материалы

Исемем матур, кемнәр куйган?

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин туган еллардан бирле татар журналыннан алынган бер бит язма йөри. Исеме “Гайнелхәят чишмәсе,” авторы - Мәхмүт Әхмәтҗанов. Ул аны Татарстан халык язучысы Нәкый Исәнбәт сөйләве буенча язган. Журналның исеме дә, ничәнче ел икәне дә билгесез. Анда язылган тарихи мәгълүматлар күп. Мин чишмәләр турында гына язам. “Урал тавының күкрәгеннән биш чишмә ургылып агып торган сулары җәен салкын, кышын туңмаган. Нәкый Исәнбәтнең балалык еллары Нәсибаш авылында үткән. Чишмәләрнең берсен, шул авылда яшәгән Гайнелхәят мөгәллимәнең өй яныннан агып торганга, “Гайнелхәят чишмәсе” – дип әйткәннәр. Аның суын тәмле дип, яратып эчкәннәр. Димәк, әтием миңа мөгәллимәнең исемен кушкан. Үзе сугышка китәр алдыннан инәмә: “Моны югалтма, сакла”, – дип журнал битне калдырган. Инәм яулыкка урап салган. Сугыштан килгән хатларны да, “хәбәрсез югалган” извещениене дә бергә саклаган.

...Гомерләр үтә, кире кайтмаска китә. Мин Кече Уват башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Беренче укытучым Роза Закир кызы Абайдуллина журналга мине “Уразова Айнелхәят”, – дип язды. Аннары Тугыз авылына җиде еллык мәктәпкә, 5 класска бардым. Ике яшь укытучы килгән икән. Берсе - Тимербикә апа Тавлеева журналга: “Айнихәят”, – дип “л” хәрефсез язды. Икенчесе - Алимә апа Кадыйрова “Айнигаят”, – дип куйган. Ике сузык уртасында саңгырау “х” хәрефе, яңгырауга әйләнә, диде. Ярый, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбенә 8 класска бардым. 3 ел укып таныклык алып, читтән торып укырга документларны кирәк урынга тапшырып, Вагай районы, Әшле мәктәбенә эшкә килдем. Мине ике катлы йортка фатирга урнаштырдылар. Йорт хуҗалары белән танышкач: «Син кайсы яктан, исемең кем?» - дип сорыйлар. “Исемем Айнихәят”, – дип әйтүгә без сине “Хәят”, - дип әйтербез диделәр. Шул көннән башлап, 20 яшемдә миңа яңадан исем кушылды. Үпкәләрлек түгел, киресенчә, рәхмәт, исемемнең яртысы да матур. “Аның исеме башка иде, ник “Хәят” булып киткән?” – дип сораучылар да булган икән. Инде аңларлар дип яздым.

Рәхмәт “Яңарыш”ка, ничек булса да кабул итә. Шуның өчен яшә, «Яңарыш», сүндермичә учагың. Милләттәшләреңә хезмәт итәсең.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума