Материалы

Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмыйк

последние и лучшие новости искусства в мире

Озакламый Яңа 2021 нче елны каршы алачакбыз, Ин ша Аллаһ. Бу инде, үзенә бер төрле, үткән елыбызга отчет-нәтиҗә, эшләребезгә, еллык хезмәтебезгә бәя бирү булса, ә инде икенчесе - киләсе елга нинди планнар, хыяллар белән керәчәгебез турында фикерләшү һәм ныклап хәзерләнү дип әйтергә була.

Әлбәттә, кызганычка каршы, дистәләгән еллар, атеизм чорында яшәп, безнең халык, башкалар белән бергә ошбу яңа елны каршылау бәйрәмен өстәл артында исерткеч эчемлекләр белән мавыгып үткәрә. Дөрес, бөтенесе алай дип әйтеп булмый, шулай да бик күпләр алданып, ошбу бәйрәм көннәрендә исереклек нәтиҗәсендә төрле бәла-казага дучар булалар.

Ә инде һава торышы 20-30 градус суыклык булса, шәһәр травматология бүлекләрендә исерек хәлдә бармакларын, кул-аякларын өшетүчеләр шактый күзәтелә. Үзебез беләбез, туңып үлүчеләр дә юк түгел. Аллаһы сакласын!

  Хөрмәтле булган һәм сөекле милләттәшләремә теләп калыр идем, ошбу катлаулы булган, үзебез өчен бик зур авырлыклар (пандемия KOVID-19), сынаулар кичергән 2020 елны хәерле генә, Аллаһы Тәгаләгә риза-канәгать булып озатып һәм каршыбыздагы якынлашкан 2021 елны тәмле ашлар, кайнар чәйләр белән каршылап, бәрәкәтле, әһәмиятле, файдалы һәм тыныч еллар, өстебездә һәр вакыт җылы-якты кояш нурлары өзелмәсен, тукталмасын, өстәлләребездә мул ризыклар өзелмәсен дип, хәер дога да булсак иде, Ма ша Аллаһ.

Әфганстандагы 10 ел дәвамында барган сугышта безнең илебездән 15 000 хәрби һәлак булды. Чагыштырма: ә менә, былтыр, ягъни 2019 елны озатып, яңа 2020 елны каршылаган бәйрәм көннәрендә генә безнең илебездә үлүчеләрнең саны 18 000 гә житкән. Коточкыч хәл.

Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Корьән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган - нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә, тыелыгыз!

И мөэминнәр! Аллаһыга вә рәсүлгә итагать итегез! Һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, рәсүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле. (5:90-91).

P.S. Бәйрәмнәргә алданып, бердәнбер өлкә татар газетасы - «Яңарышка» язылырга онытмасак иде, сөекле милләттәшләрем!

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума