Әмәл бәйрәмен себер татарлары борынгы заманнардан үткәргәннәр. Мул тормыш, саулык-сәламәтлек теләгәннәр.
Күптән түгел Төмән-Тубыл трактыннан унике чакрым ераклыкта урнашкан Ишмәт авылына авылдашлар Әмәл бәйрәменә дип, кура-каралтыларына кайттылар. Күп йортлар буш утыра, җәен якташлар бакча-җимеш утыртырга киләләр.
Уен-көлке белән авыл гөрләп торды. Бала-чага да күп булды. Авыл халкы җитди әзерләнгән, төрлесен пешереп китергәннәр. Бәйрәмне староста Тимербикә Рябикова оештырды, халык аңа рәхмәтен белдерде.
Хисаметдин МӘҺДИЕВ, Төмән шәһәре.