#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истәлекләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп 100 еллыгын каршылый. Ветеран укытучыларның, күп еллар мәктәптә хезмәт иткән, бүген инде мәрхүм булган якташларыбызның якты хатирәләре мәктәп музеенда саклана. Бүген «Яңарыш» укучыларына икесен тәкъдим итәбез.

Мин - Мәхмүҗамал Шәрәфетдин кызы Ташбулатова (Сәитова), 1934 елны Тубыл шәһәренең 15нче татар мәктәбенә укырга кердем. Мәктәп директоры атказанган укытучы Мөхәммәтулла Нимаш улы Урамаев, завуч Мифтах абый Алеев иде. Казан университетыннан химия һәм биология укытучысы булып Зыя абый Фәссәхов килде. Ул зур, тирән белемле, грамоталы һөнәр иясе иде. Минем беренче укытучым Бану апа Аширбакиева. Ул үз эшенә бирелеп, тырышып эшләүче укытучы булып исемдә калды. Мин класста санитар булып билгеләндем.

Һәр атна саен директор Мөхәммәтулла абый класс активын үз янына чакыра, тәртип бозучыларга: “Мин сезнең маңгаегызга язылган язуны укып, кем икәнегезне сөйләмичә белеп куям”, - дип әйтә торган иде. Ул елмаеп сөйләшкәндә, җылы, ягымлы, акыллы сүзләре белән балаларны ышандыра белде. 5-7 классларда безне математикадан, физикадан Фәйзи абый Качкуров, татар теленнән Мөнәвәрә апа Геләзетдинова, әдәбияттан Ченбаев абый, рус теле һәм әдәбияттан Наталия Абрамовна Власова укыттылар. 7 классны тәмамлагач, 1942 елны Тубыл татар педучилищесына укырга кердем. 1945 елны педучилищены тәмамлап, Комарау башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгеләндем. Бер ел эшләгәннән соң, 1946 елны Казан укытучылар институтына укырга кердем. 1948 елны институтны тәмамлагач, Тубыл районына билгеләндем. 1950-1951 елларны Татар педучилищесының башлангыч классларында эшләдем. Аннары15нче татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен 5-7 классларда укыттым. 1956 елдан башлангыч классларда укытучы хезмәтемне дәвам иттем. Мин башлангыч классларда укыткан укучыларның Тубыл институтын тәмамлаучылар мәктәпләрдә укытучы булып эшлиләр, кайберләре директор (Даут Саитов). Казан авиация институтын тәмамлаучы Әнвәр Мортазин заводта, Алиәкбәр Мадьяров НХКда инженер булып хезмәт итәләр. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар Төмән өлкәсенең төрле почмакларында илебезгә файда китерәләр. 1970 елдан лаеклы ялга чыкканчы озынайтылган көн группасында эшләдем. Класс сәгатен мәктәп китапханәчесе Хәят Каюм кызы, татар шәһәр китапханәсендә эшләүче Роза Сәитова белән берлектә уздырырга тырыштым. Физика укытучысы Әнвәр Гает улы Гаитов класс сәгатьләрен уздыруда диафильмнар, фильмнар, бәйрәмгә балалар әзерләгән шигырьләрне сөйләтеп тасмага яздыра барып, аннары аларга тыңлата иде. Соңыннан педагогия фәннәре кандидаты Әнвәр Гает улы институтта укытты. Аңа мин бик зур рәхмәтлемен. 1973-1982 елларны методкабинетта эшләдем. Кабинетны оештыручы завуч Равилә Хәким кызы Сафина иде. Материалларны комплектлаучы Хәят Каюм кызы булды. Укытучылар дәрес өчен методик материаллардан бик яхшы файдаландылар. Безнең методкабинет шәһәр күләменең мәктәпләре арасында күренекле урында булды. Бу үрнәк буенча рус мәктәпләре дә үзләрендә методкабинет оештырдылар. Кайбер вакытта башка мәктәп укытучылары да безнең методкабинет материалын алып файдаландылар. Равилә Хәким кызы безнең мәктәптән Төмәнгә күчеп китте, Хәят Каюм кызы Хәбибуллина лаеклы ялга чыкты, ә мин үзем методкабинетны 1982нче елгача саклап бардым.

7-11Хөсни Харис кызы Гаитова хатирәләре

…Ул елларда безнең мәктәпкә балалар бөтен Төмән өлкәсеннән килделәр. Аромаш, Ялутор, Төмән, Яркәү, Вагай, Дубровно районнарыннан килеп, тулай торакта яшәп укыйлар иде. Лайтамак, Вәчир, Күкрәнде, Ләчек, Кундан авылларыннан киләләр, ә кышын транспорт булмау сәбәпле, өйләренә дә кайта алмыйлар иде. Авыллардан килгән балалар рус телендә начар белә иделәр. Мәктәптә спорт залы, тамаша заллары юк. Кайнар ашлы буфет турында искә дә алучы булмады. Урамнар ул вакыт асфальт белән түшәлмәгән, тик агач тротуарлар гына. Телевизор шулай ук юк иде. Диафильм, кинофильмнар карау, магнитофон язмаларын тыңлау ул ишетелмәгән хәл иде әле. Алар бик соң барлыкка килделәр. 1959-1960 елларда гына мәктәп хәлләре җиңеләя башлады. Аларны инде тарих буенча һәркем белә. Ә менә шундый авыр шартларга карамастан, балаларда укырга, белем алырга омтылу искитәрлек көчле иде. Китаплар җитешмәгәч, бергәләшеп төркем-төркем булып дәрес әзерләү ул көндәлек хәл иде. Балаларның шулкадәр тырышлыкларын күреп, без, укытучылар, барлык көчебезне куеп, аларга булыша идек. Дәресләрдән соң калып дәрес әзерләү балаларның үз теләкләре дә, укытучылар да шулай куша идек. Авырсынмыйча, алар янында калып, аңламаган дәресләрен кабат-кабат аңлатуны бер дә кыенсынмадык. Күп вакыт үзебезгә дә зур булмаган хезмәт хакыбыз акчасына укыту, күргәзмә әсбаплар сатып алдык. Торакта торган балалар янына көн дә диярлек барып, дәрес әзерләргә булыштык. Саз-күлләр артындагы авыллардан килгән балалар рәтләп русча аңламыйлар иде. Язучыларның биографияләрен, әсәрләрнең эчтәлекләрен торакка барып, укып, татарчага тәрҗемә итеп, кире русчага күчереп, кыскача конспектлар шикелле язмалар эшләргә туры килгән чаклар булды. Контроль эшләр көне җитә башласа, чирек ахырлары якынлашса, укучылар бигрәк тә тырышып әзерләнделәр. Бер мисал: рус телендә инша язарга әзерләнү бик авыр иде. Шулай да беркем дә “белмим” дип ташлап куймады. Өйдә инша язып, укытучыдан төзәттерүне сорап, яңадан язып, хәтта ятлап куялар иде. Уку елы ахырына инде аларда бик зур үзгәрешләр күренде. Шул ук татар мәктәбен бетергән балаларның күпчелеге, бик теләгәннәре, башка рус мәктәпләре укучыларыннан һич тә калышмый, югары уку йортларына кереп укыдылар. Авырлыкларга бирешми иде укучылар. Һәрбер шимбәдә шул кечкенә генә залыбызда кичәләр үткәреп, концертлар куйдык. Концерт алдыннан төрле темаларга әңгәмәләр, лекцияләр үткәрелде: әхлак, геройлар, ата-аналар, аларның хезмәттә уңышлары, кызыклы биографияле кешеләр турында... Укылган әсәрләр буенча сөйләшү кичәләре, бөек язучылар, шагыйрьләрнең иҗат юлына багышланган кичәләр дә әле онытылмаган... 1953 елдан 1982 елга кадәр булган кызганыч һәм күңелле вакыйгаларны искә төшереп яза башласаң, берничә бүлектән торган роман язып булыр иде. Маслау, Саускан, Юршак, Сатылган авылларына ат чанасына төялеп концерт күрсәтергә барулар балалар өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Кыш көне, кар ява. Чанадан егылып-егылып, чана артыннан йөгерә-йөгерә, бер чанага төялгән 10-15 укучы һәм укытучыны күз алдына китерә алсагыз да, нинди күңелле вакыйга булуын һич күз алдыгызга китерә алмассыз. Ә инде укучылар, укытучылар бергәләшеп шәһәр драмтеатрында пьесалар куюлары хәзерге укучылар өчен гамәлгә ашыра алмый торган вакыйга булып тоелыр... Ул укучылар минем күңелемдә саф йөрәкле, чиста әхлаклы, киң күңелле, эш сөючән, тормышта гел яхшылыкка, алга, уңышларга омтылучылар булып истә калдылар. Хәзер инде минем укучыларым лаеклы ялда: Наилә Шугурова, Фәүрия Шәрипова, Клим Садыйков, Рауза Тимканова, Хәбирә Фәрхетдинова, Гыйният Юсупов, Раил Сәитов, Зөһрә Мәхмүтова, Сафура Садыйкова, Венера, Равилә Тушакова, Нурия Хәлилова, Нәфисә, Галияләр, Зөһрә Раенгулова, Мәүҗидә, Шамсикамал Сәитова, Венера Фәйзуллина, Хәлилә Сафиева һәм бик күпләрне, фотоларына карасам, урамда очратсам, барысын да таныйм. Алар барысы да минем хәтеремдә...

Равилә КУТУМОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836