Материалы

Изге җанлы якыннарыма багышладым

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әнием Сәгыйдә Миңлеәхмәт кызы Төньяк Урал тавы итәгендә Бисерле исемле елга ярындагы Гайна авылында 4нче бала булып дөньяга аваз сала. Әнисе Мөнҗиян ятимлектә, бабасы тәрбиясендә үсә. Әниемнең әтисе Миңлеәхмәт тә үги әни белән үсә. Унсигез яшен тутыргач үги әнисе аңа ике литрлы савытка бодай тутырып, кулына икмәк тоттырып олы тормыш юлына чыгарып җибәрә. Охшаш язмышлы ике ятимгә никах укыйлар һәм бабасының иске йортында яңа гаилә тормыш юлын башлый. Яшьләр армый-талмый эшлиләр, озак та үтми яңа йорт төзеп чыгалар. 1905нче елны аларның беренче уллары туа, аннары бер-бер артлы тагын ике ул гаиләләрен бизи.

1915нче елны бу тырыш гаилә үзләренең сәүдә ноктасын булдыра. Скобяная лавкалары эшли башлый. Мөнҗиян киндер чәчә, киндер туку белән шөгыльләнә. Бу якларда татарлардан тыш руслар, удмуртлар, марилар яши. Алар һәммәсе туган телен, милли гореф-гадәтләрен саклап, дус-туган булып гомер кичерәләр. Мозаффаровлар гаиләсен тырыш, хезмәт сөючән булганнары өчен авыл халкы хөрмәт итә. 1920нче елны биш стеналы йорт төзиләр. Өлкән абыйлары, уллары да ярдәм итә. Сигез яшенә якынлашып килгән Сәгыйдә дә йортта әнисенә булыша, тукымалар тукый, эрләргә өйрәнә. Эре мөгезле терлек, атлары сиксәнгә якын булса да, алар үз көчләре белән хезмәт итәләр. Мозаффаровлар ялчы тотмый. Көтмәгәндә 1929нчы ел бу гаиләгә сынау алып килә. Сәгыйдә ул көнне өйдә булмый, елганың икенче ягыннан өйләренә борылып кайтуга, гадәти булмаган күренеш куркыта кызны. Йорт алдында ят кешеләр. Туган йортларының тәрәзәләре такта белән кадакланган. Җигелгән атлар, арбада әти-әнисе, абыйлары. “Халык дошманы” исемен биреп аларны себергә озаталар. Мозаффаровларның йортында киленнәре калса да, бераздан монда клуб ачыла. Сөргенгә озатылганнар озын, авыр, сынаулы юл газабын кичерәләр. Кондинский районына кырык гаилә килеп төшә. Яшәр урын булмый, һәркайсысы үзләренә салкын кышларын йорт төзергә тиеш була. Миңлеәхмәт бабай Тубылга җибәрүләрен үтенә. Аларны шәһәрнең аскы торасындагы чиркәүгә урнаштыралар. Салкын, өскә-башка кияр кием юк. Монда алар тубыллыларга утын кисеп, йорт эшләрендә хезмәт итеп кышны чыгалар. Яз җитү белән Мозаффаровларны беренче баржада Омск губерниясенең Карелино авылына озаталар. Кордон күле янында репрессия газапларын кичергән чечен, немец, украин, рус, татар халыклары урнашкан поселок барлыкка килә. Агач кисәләр, сумала җыеп дегет кайнаталар. “Халык дошманнары”ның балалары мәктәптә аерым бүлмәләрдә укыйлар. Кызларының да, егетләренең дә чәчләре кырылган була. Мәктәпне бетерү белән һәммәсен кыр эшләренә җибәрәләр. 1941нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Әниемнең өлкән абыйсы сугышка китеп хәбәрсез югала. Икенче абыйсы Троицкий педучилищесына укырга кергән була. Ул да укуын тәмамламыйча сугышка китә. Яралана. Ташкент шәһәренең госпиталендә дәвалана. Монда өйләнеп, 1946нчы елдан Ферганә шәһәрендә укытучы булып эшли. Вәкил Берлингача җитә. Хәрби капитан булып кайткан әниемнең бертуганын бу исемнән мәхрүм итәләр. Әнием Сәгыйдә Тубыл педучилищесын тәмамлый. Ул күп еллар мәктәптә укытучы, директор булып эшли. Бу авылда гаилә корып матур тормыш юлын уза. Хөрмәткә лаеклы әби белән бабаебызның тормыш юлы сокланып сөйләрлек. Икенче Вагайда туган уллары мәктәптә, аннары диңгез училищесында укый. Яраткан һөнәренә хезмәт юлын багышлый. Капитаныбыз Мурманск шәһәрендә гомер кичерә. 1953нче елны, Сталин үлгәч, әби-бабаебызга туган якларына кайтырга рөхсәт бирелә. Авыр сынау елларын узган, себердә дә тормышларын нык корган, хезмәт сөйгән якыннарымны авыл халкы хөрмәт итте. Алар туган телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калган, сынауларга бирешмәгән изге җанлы кешеләр иде.

Розалия АБДРАЗАКОВА, Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума