Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге теләкләребезне юллыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

3-8Без - Римма һәм Рәсүл Сабировлар Төмән районы, Талымхан авылында яшибез. Матур күлгә карап утырган зур мәктәп, артында клуб бинасы, шунда ук авыл китапханәсе – болар безнең авылыбызның күрке, горурлыгы. Авыл мәктәбендә Эльмира Садыйкова җитәкчелегендә яшь, тәҗрибәле укытучылар балаларга төпле белем бирәләр. Шулар арасында Тәслимә Мөхәммәдҗанова да бар. Ул безнең олы кызыбыз Эльзаның беренче укытучысы. Тәслимә апа үзенең педагогик хезмәтен 1984 елның 1 сентябрендә башлап жибәрде.

Әнисе Гөлниса апа - Киндерле авылы кызы, әтисе Нурулла абый Талымхан авылы егете, хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. Тату гаилә корып, алар эш сөючән, тырыш кыз һәм уллар үстерделәр. Кызлары Тәслимә Тубыл шәһәрендә педагогик училище һәм институт тәмамлый, авылдашы Мөхтәр Тимерша улына кияүгә чыга, балалы, оныклы булалар. Бүгенге көндә Тәслимә Нурулла кызы мәктәп музее белән җитәкчелек итә. Монда җыелган эш кораллары, өй җиһазлары, ветераннар турында альбомнар, мәктәп тормышы символикасы, милли киемнәр авыл тарихын саклыйлар, һәр экспонат үзе бер хатирә. Музей советы әгъзалары төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Тәслимә Нурулла кызының дәресләре нәтиҗәле үтә, укытучы һәр балага якын килә, иҗади уңышларга китерә, шуңа күрә аны балалар гына түгел, ата-аналар да олылыйлар. Менә киләсе елга кече кызыбыз Илүзә дә мәктәпкә укырга керә. Хәзерге көндә ул балалар бакчасында рәхәтләнеп уйный, күңел ача. Монда сабыйларны аналарча тәрбияләгән, тыныч ялларын саклаган, күңелле сәгатьләр оештырган, сәламәтлекләрен кайгырткан, алар артыннан җыештырып, тузан сөртеп йөргән барлык тәрбияче апаларга рәхмәтләребезне белдерәбез.

Яңа елда якташларыбыз, милләттәшләребезнең һәркеменә гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, эшләрендә иҗади уңышлар, шатлыклар, озын гомерләр телибез.

Рәсүл САБИРОВ, Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836