#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изгеләрнең изгесе син

последние и лучшие новости искусства в мире

33-6Матур жәй аенда, табигатьнен көзге ялга әзерләнеп, тынып калган мәлендә Тәпкен авылында зур гаиләдә апам Гыйльминур туа. Ул гаиләдә олы кыз буларак, кечкенә вакыттан ук булышчы, ярдәмче булып үсә. Күз алгысыз чибәр, нәфис гәүдәле, авыр, калын чәч толымлы яшь кызга әверелә. Ул күңеленә ошаган сөйкемле, иң ихтирамлы егетне - җизнәбез Хәмит Кучумовны үзенә гомерлек яр итә. Җизниебез гомерен укытучы эшенә багышлый, ә апабыз аңа ышанычлы таяныч, саклаучы фәрештәдәй гел янында яши, укытучы, клуб мөдире эшләрен дә башкара. Сайлаулар буламы, бәйрәмнәр үткәрүме – аларга йөкләтелә. Мактаулы исемгә лаек булып, күп төрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр.

Ә инде кунакчыллыкларын әйтеп бетергесез иде: кышкы юл ачылгач, бер генә дә юлчы аларга туктамыйча узмый. Киң күңелле, мөлаем, ачык йөзле хуҗалар, һәркемнең күңелен күреп, җылы сүзләр белән озатып калалар иде. Авыл халкына ихтирамлы, намуслы кешеләр булып яшәделәр. Сыер, сарык-тавыклар тотып, бакча утыртып, мүк җиләге җыеп гомер иттеләр. Соңгы елларда Башкова авылында яшәделәр. Җизнәбезнең дөньядан китүенә инде 4 ел тулды.

Апабызга 70 яшь тулды. Еллар аны үзгәртмәде дә шикелле. Шул ук калын, озын чәч: нәфис гәүдә; жылы, алтынсу күзләр... Хәзерге көндә 5 баласы, 10 оныгы, 2 нәбәрәсе белән горурланып, чын-чынлап сөенеп, аларга ярдәм итеп яши. Олы кызы Земфира медицина училищесын бетереп, хәзерге көндә 3 нче өлкә хастаханәсенең педиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ике кызы югары уку йортларын тәмамладылар. Зөлфия Лаемтамак мәктәбендә рус теле укытучысы, Рәмзия «Промгазсервис» оешмасында янгын куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли. Уллары Наркиз белән Данияр туган авылларында тормыш корып яшиләр. Бу түгелме зур шатлык, изгелек, горурлык…. Димәк, гомер тиккә үтмәгән.

Барлык туганнарың исеменнән сеңелең Саҗидә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836