Декабрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ноябрь аеның ахыргы көннәрендә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән кичәләрдә булырга туры килде. Миңа, беренчедән, әйтер идем безнең татарлар өчен шундый әйбәт бинада очрашулар үзе бер бәйрәм булды. Икенчедән, кызыклы чыгышлар, танылган җырчыларыбызның җырлары һәркемгә дә күңелле, кызыклы дип, ышанам. Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова башкарган җырларның сүзләрен тормыш иптәшем Сәгыйть Сагитов иҗат итүе миңа зур яңалык булды. Шулай ук Җәгъфәр Касыймовның юбилей концертында ишеткән «Пышны» авылы турында җырның сүзләрен Сәгыйть язган. «Пышны» авылы ансамбле өстәвенә шундый матур итеп төйдереп биюләре белән истә калды.
Сәгыйтьнең яңа китабы презентациясендә, эш көне булуына карамастан, пенсия яшендәге кешеләр генә түгел, яшьләр дә байтак иде.
Кичәне китапның мөдире Луиза Сөрмәтова матур итеп алып барды. Әйтергә кирәк, Луиза Рәис кызы кичәнең сценариен үзе язды. Сәгыйтьнең яңа «Озын сүзнең кыскасы» исемле китабы чыгуына да зур өлеш кертте.
Луиза корректор да, компьютерда биткә салучы да, өстәвенә Сәгыйтьнең әйтүенчә, себер татар телендә язылган пьесаларга себер телендә булган төпле сүзләр дә өстәп биргән.
Бу кичәдә кемнәр генә Сәгыйтьне чын күңелдән тәбрикләмәделәр, аның иҗатына югары бәя бирмәделәр! Чыгыш ясаганнарның исемнәрен әйтеп тормыйм, тик аларга безнең гаилә исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук бу очрашуга килгән туганнарга, дусларга, дин кардәшләремә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәм. Аллаһы Тәгалә киләчәктә тагын очрашырга язсын.
Нурания САГИТОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы