#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗатыгыз гөрләп торсын

последние и лучшие новости искусства в мире

1-721 нче декабрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең отчет концерты узды. Халкыбызга рухи азык өләшүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчылары концертларын “Аулак өй” күренеше белән башлап җибәрделәр.

Иҗат дәрьясыннан илһам алучы өлкән яшьтәге җырчылар халык һәм эстрада җырларын башкардылар. Бәйрәм концертын татар халык авыз иҗатыннан уеннар, күмәк биюләр, ансамбльдә катнашучы шагыйрьләр башкаруында шигырьләр бизәде. Экраннан “Яшьлеккә сәяхәт”кә багышланган фотопрезентация күрсәтелеп барды.

Ансамбльне тамашачылар яхшы белә, алар Төмән өлкәсенең күпчелек татар авылларында концертлар куючы танылган артистлар. Тубыллылар да үзешчән җырчыларны сагынып көтеп алалар. Матур, үзенчәлекле тавышлы, сәхнәдә үзләрен чын артистларча тотучы җырчыларны тамашачылар яраталар. Кызыклы, эчтәлекле концерт программасын, “Аулак өй” йолаларын үткәрүне Клим Садыйков белән Римма Шәрипова оста алып бардылар. Өлкән яшьтәге тамашачылар артистларны җылы кабул иттеләр. Шигырь сөйләүче Сөнгатулла Бекенинның, Гөлҗиһан Закированың, Сәхия Ишбулаеваның, Мәфрүзә Мортазинаның, Гали Сәитовның, баянда уйнаучы Азат Абдуллинның, ветеран укытучылар - Заһидә Бекенинаның, Мәхмүдә Әминованың, Гайния Гаитованың, Камәрия Тимированың, Фәридә Бакиеваның чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен, җитәкчеләре Роза Яхинаны бәйрәм тантанасы белән себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, Төмән шәһәренең себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин, актив җәмәгать эшлеклеләре Әнәс Гаитов, Рифхәт Насыйбуллин котладылар. Алар милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты тарафыннан милли костюмнар тектерергә матди ярдәм бирелгәне турында әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Роза апа: ”12 ел сәхнәдә булсак та, без тамашачыларыбызны ялыктырмадык.

Репертуарыбызны ел саен яңартып торабыз. Үзебезнең тырышлыгыбыз белән яңа милли костюмнар булдырабыз. Артистларыбыз татар җыр-моңына гашыйк булган, милләт җанлы кешеләр”, - диде. Концерт программасын Тува Республикасының атаказанган артисты, биюче Гыйззәт Әминов, Лангепас шәһәренең ”Нефтяник” мәдәният үзәгенең татар бүлеге җитәкчесе, “Якташлар” халык вокал ансамбле җитәкчесе Сирен Хәбибуллинның, режиссеры һәм җырчысы Роза Низамованың чыгышлары бизәде.

“Яшьлеккә сәяхәт”нең киләчәктә дә иҗаты гөрләп торсын, репертуарлары халык җырлары һәм дәртле-моңлы яңа эстрада җырлары белән баесын.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали С
ӘИТОВ фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836