#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңеле дингә тарта

последние и лучшие новости искусства в мире

16-8Яркәү районының Тархан авылында 24 апрельдә Шәүкәт һәм Халисә Алишиннар гаиләсендә Хәмит исемле сөйкемле малай дөньяга килә. Авыл мәктәбендә тырышып укыган елларын әле дә якты хатирә итеп саклый ул. Беренче укытучысы 39 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Халык мәгарифе отличнигы Фәгыйлә Имашеваны, Зәкия Айтбаеваны, Вил Мамаевны, Гали Шәрәфетдиновны, Сара Тузбакованы, Лариса Утабаеваны, Нәҗибә һәм Минһаҗ Хәмидуллиннарны, Кәүсәрия Азаматованы, Нурлыхаян Назырова-Уразаеваны тирән ихтирам белән искә ала.

Мәктәпне тәмамлаганлыкка таныклык алу белән Хәмит Алишин Төмән елга училищесына укырга килә. 1972 елда хәрби хезмәткә алына. Язмыш аны Байкал-Амур магистрален (БАМ) төзергә Ерак Көнчыгыш хәрби округына китерә. Тырышлыгы нәтиҗәсендә машина йөртүче һөнәрен дә үзләштерә. Бу данлыклы төзелештән хәрби хезмәт срогы тулып кайткач та, Ялутор совхоз-техникумының механизация бүлегендә механик-оештыручы һөнәрен алып чыга. Белемле, тырыш яшьләрне һәр җирдә хуш күреп каршы алган еллар була ул. “Междуреченский” совхозына эшкә килгәч тә, комсомол оешмасын җитәкләү белән бергә, хезмәт, физкультура, сызым укытучысы вазифасын да ышанып тапшыралар Хәмит Шәүкәт улына.

1982 елда гаилә Төмәнгә күчеп килә. Механизация өлкәсендә эш дәвам итә, Ленин районының эчке эшләр органнарындагы хезмәт тә тормыш сукмакларының бер өлеше булып кала. Заманалар үзгәрә, күңелне кытыклап торган дингә тартылыш та үзенекен итә: Х.Алишин мөселман дини идарәсендә Уфага дини белем алырга юллама ала. Уфа Ислам мәдрәсәсен Тәлгать Таҗетдин үзе җитәкли, гарәп графикасын, ислам нигезләрен, Коръәнне дөрес укырга өйрәтә.

Гаилә башлыгы Тубыл нефтехимкомбинатында, Төмән университетында эшли. Ә инде 2000 еллар башында хакимиятнең хуҗалык бүлегенә урнашып, шуннан лаеклы ялга да чыга. Тырыш, фидакарь хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеме, күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Россия ислам университеты статусын алган Уфа мәдрәсәсенең юбилеена чакырылган Хәмит Алишинны ректор Ринат Раев читтән торып уку бүлегенә кабул итә.

Авылдашлары аңа зур ихтирам белән мөрәҗәгать итәләр. Тархан авылында сугыштан соң барлык кыенлыкларны күреп үскән, якташлары белән аларны бергәләшеп ярдәмләшеп кичеп чыккан Хәмит Шәүкәт улы яхшы гадәтләрне генә үзенә сеңдергән, аның характерындагы күркәм сыйфатлар: киң күңеллелек, ярдәмгә омтылучанлык, тыйнаклык, тырышлык һәр мөселманны бизи.

Язманы Әдип Гарифхановның “Тарихта эз” китабындагы материалны кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836