Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
9 март көнне Кызылъяр авылында Җәгъфәр Касыймов үзенең ансамбле белән бездә бик матур концерт куйды. Тере тавыш, гармун белән җырлап–биеп безнең күңелләрне күтәреп, баскан җирдә ут чыгарып, тыпырдап җырлап тордылар. Җәгъфәрнең 8 яшьлек кызы Адилә матур итеп җырлады, шигырь сөйләде. Ике ир, ике хатын бөтен сәхнәне гөрләтеп дер селкеттеләр. Клубыбыз зур, матур, якты, керсәң чыгасы килми.
Элек килгән артистларны карарга Төмәнгә бара идек. Һәркемнең мөмкинлеге юк, сирәк-мирәк булса да килгәләп торсыннар иде. Татар халкы моң-җырны ярата, хәзерге катлаулы заманда бергә булыйк, бердәм булыйк. Без яшь чакта шундый күңелле яшәдек – шул чакларны искә төшердем.
Фәүзия ГАТАУЛЛИНА, Яркәү районы, Кызылъяр авылы.