Материалы

Күңелле бәйрәм кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Туачак бала бер көн алдан Аллаһы Тәгаләдән сораган: “Ни өчен мин бу дөньяга киләм? Нәрсә эшләргә тиешмен мин?”. Аллаһы Тәгалә аңа болай дигән: “Мин сиңа бер фәрештә бүләк итәрмен. Ул һәрвакыт синең яныңда булыр, бар нәрсәне дә аңлатыр”.

- Ә мин аны ничек аңлармын?

- Фәрештә сине үз теленә өйрәтер, явызлыктан сакларга тырышыр.

- Ә сиңа мин кайчан әйләнеп кайтырмын?

- Фәрештәң сиңа ул турыда үзе әйтер.

- Ә фәрештәмә мин кем дип дәшәрмен?

- Син аны “Әнием”, - дип әйтерсең”, - дигән гыйбрәтле мәсәл белән Индрәй мәктәбенең 4”а” сыйныфында әниләргә багышланган әдәби-музыкаль кичә башланды. Сыйныф җитәкчесе Рәмзия Такыйулла кызы Усманова бәйрәмгә чакырылган бар әниләрне җылы сүзләр белән котлады һәм тантананы матур шигъри юллар белән ямьләде. Укучы балалар, үзләрен чын артистларча тотып, актив катнашып, яраткан әниләренә үз көчләре белән әзерләгән кызыклы концерт программасын тәкъдим иттеләр. Туган телебездә әниләргә багышланган ягымлы, моңлы җырлары белән Алинә Алеева, Сабина Хәмитова, Диана Гобәйдуллина тамашачыларның күңелләрен яуладылар. Заманча музыкаль мәзәкле күренешләрдә катнашучы балаларның иҗади осталыкларын күреп, әниләре елмаю тулы якты йөзләре, күтәренке кәеф белән үзләренең мәхәббәт җимешләрен алкышлап озаттылар. Эрнест Тилимбаев кызыклы табышмаклары белән тамашачыларны кызыксындырды. Ә балаларның зурларга охшатып тырыша-тырыша заманча биюләре әниләренең йөзләренә елмаю өстәде. Кызлары, улларының тапкырлыкларын, зирәклекләрен, иҗади осталыкларын сынарга, аларга да кызыклы чаралар әзерләп куйганнар икән: күзләре бәйләнгән килеш, тик кулларын гына тотып, башка балалар арасында үз баласын тану, музыкаль уенда туп туктаган чакта үзеңне иҗади яктан күрсәтү кирәк булды. Кичә бик күңелле, уен-көлкеле үтте. Ә нарасыйларының үз куллары белән әзерләгән үзенчәлекле открыткалары әниләренә иң зур һәм кыйммәтле бүләк булды. Кызыклы, эчтәлекле, зур әзерлек белән оештырылган кичә мул ризыклы өстәлләр артында җылы атмосферада үтте. Әниләргә багышланган кичә хуҗабикәсе, үзе дә ягымлы әни, тәҗрибәле мөгаллимә, укучыларының хөрмәт иткән апалары, лаеклы укытучы Рәмзия Такыйулла кызына һәм талантлы, актив укучы балаларга шундый матур бәйрәм оештыруларына барлык әниләрдән зур рәхмәт.

Зәкия СӘИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума