Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Ләйсән” күп профильле үзәгендә хатын-кызлар өчен бик күңелле ял кичәсе үтте. Мин анда дус кызларым белән бардым.
Уңайлы, матур бизәлгән, күңелле музыка уйнаган залда тәмле ашлар тулы өстәлләр артында үзәкнең җитәкчесе Фәридә Сәгадәтдин кызы Бабина һәркемне елмаеп, тәмле сүзләр белән каршы алды. Бәйрәмне кызыклы, рәхәтләнеп ял итәрлек итеп алып барды. Һәркемгә ошады. Төрле конкурслар үтте, җыр-биюләр башкарылды. Татар җырларын бик яраттык. Кунаклар күп булса да, беркем дә моңсуланып утырмады.
Фәридә ханым, киләсе ял кичәсе 1 апрельдә - Көлке көнендә булачак, дигәч, анда да килербез дип уйлаштык. Оештыручыларга зур рәхмәт.
Гөлсинә ШУКАН, Төмән шәһәре.